ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2025 ел
җомга

Байлар Сабасында "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү"дәүләт программасы буенча йортлар төзелә башлады. Программа авыл халкын һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыруны, кадрлар потенциалын үстерүне, инфраструктура булдыруны һәм үстерүне күздә тота.

Тэги: ОКС

Объектта брекчиядән идән өслеген бизәү эшләре бара. Территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Түбә ябу эшләре дә бара.

Тэги: ОКС

15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән авылында җәяүлеләр кичүенең билгеләрен яңарту эшләре бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс

7
май, 2025 ел
чәршәмбе

Байлар Сабасы Тынычлык урамында күпфатирлы йорт төзелә. "Ак таш"ҖЧҖ подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

Объектта металл конструкция һәм профностил монтажлау эшләре тәмамланган, шулай ук җылылык трассасын салу эшләре дә тәмамланган. Бүгенге көндә сендвич-панельләр монтажлау эшләре бара. Объектта 7 техника һәм 16 эшче эшли. "Таш" подряд оешмасы.

Тэги: ОКС

6
май, 2025 ел
сишәмбе

Тимершык авыл җирлегендә Кызыл -Мишә авылының  Пионер урамы буенча региональ әһәмияттәге каты өслекле юл төзелә. Эшне "Татавтодор" ҖЧҖ башкара.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Саба районың  авыл җирлекләрендә  яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә  квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.

Тэги: Тимершык авыл җирлеге ОКС

Шәмәрдән авылында җирле әһәмияттәге юлларда чокырларны ремонтлау төгәлләнгән.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге ОКС

5
май, 2025 ел
дүшәмбе

Сатыш авыл җирлегендә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла. Бюджет учреждениесендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерәбез.

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

Сатыш авылында урнашкан Бөек Ватан сугышында һаләк булган ветераннар хөрмәтенә ясалган һәйкәлгә ремонт ясалды. Бюджет систмасында эшләүчеләргә һәм спонсор "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Р.Р. Шаймардановка рәхмәт белдерәбез. 

Тэги: Сатыш авыл җирлеге ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International