Шәмәрдән авыл җирлегендә чистарту корылмасы төзелеше дәвам итә. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов катнашында чираттагы күчмә киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында "Графит" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан биологик чистарту корылмалары төзелә. Объект Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасының «Авыл территорияләренең хәзерге күренеше» ведомство проекты буенча гамәлгә ашырыла.
"Саба муниципаль районы И. С. Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе «Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе бинасын инвалид балалар өчен ел әйләнәсе сәламәтләндерү лагерен урнаштыру өчен реконструкцияләү" буенча ҖЧҖ "Ремонтстройсервис" подрядчы оешмасысы тарафыннан отделка, электромонтаж, сантехник эшләре бара.