30 сентябрь - Россия белән яңа төбәкләрне яңадан берләштерү көне. 26 сентябрьдә Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәре “Болар барысы да - Россия!” темасына 7 сыйныф укучылары өчен акция оештырды. Аның барышында укучылар бу кушылуның нинди сәбәпләр аркасында булуын белделәр, референдум, федерация кебек яңа терминнарны ачыкладылар. Алар кушылган җирләрнең - рус җирләре, ә Херсон һәм Запорожье шәһәрләренең Екатерина II тарафыннан 1778 елда Россиядә кораблар төзү үзәкләре буларак төзелүе, соңрак Луганск һәм Донецк шәһәрләрен барлыкка килүе турында мәгълүмат ишеттеләр. Бу регионнарда яшәүчеләр үзләренең яңадан зур илнең бер өлеше булу теләген белдереп, моның өчен халыкара хокук нигезендә тавыш бирделәр һәм Россия аларның үтенечен кабул итте. Чара ахырында укучылар истәлекле буклетлар алдылар.
Явлаштау авыл китапханәсенең китап бирү пунктында «Туган ягымны яратам» дип исемләнгән мавыктыргыч экскурсия узды.
Экскурсия барышында без балалар белән табигатьнең матурлыгына сокландык, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәттек. Табигать турында кызыклы шигырьләр укып алдык, уеннар уйнадык. Искиткеч шатлык һәм яңа ачышлар белән тулы вакыт сизелми дә үтеп китте!
26нчы сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “В” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
2024 елның 24 сентябрендә, «Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен» укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылары өчен “Без террорга каршы!” темасына дәрес - әңгәмә үткәрделәр.
Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру.
Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләнде. Әңгәмә барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның чагылышларына массакүләм кеше корбаннары китерүе һәм авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды. Бергәләп, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Конкрет мисалларда берничә хәлне ачыкладык.
Дәрес беткәч, сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раефовна, балалар белән бергә, террорчылык актлары янаганда үз-үзләрен тотышының төп кагыйдәләрен эшләделәр.
Ел саен 25 сентябрьдә барлык комикс сөючеләр Милли комикслар көнен билгеләп үтәләр. Хәзерге вакытта балалар һәм яшүсмерләр арасында әлеге әдәби жанр зур популярлык казана бара. Шул уңайдан Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Китапханәчә Сomic Com: комикслар дөньясы» китапханә навигаторы оештырылды, анда балалар төрле комикслар белән таныша алдылар.
24 сентябрь көнне Тимершык мәдәният йортында "Маленькие чудеса моего сада" Кабак бәйрәме үткәрелде. Аны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре оештырды. Бәйрәмдә өлкән буын актив катнашты. Алып баручылар кабакның файдалы булуы, аның йомшагында күпме витамин, шикәр һәм хәтта май булуы, шулай ук кабакның кыйммәтле дару үсемлеге булуы турында сөйләделәр. Алар өчен төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, алар күңелле җырлар, табышмаклар чишү белән үрелеп барды. Кабак күргәзмәсе ясалды. Кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәделәр – чын кабак мәҗлесе оештырдылар, чара чәй эчү белән тәмамланды, чарада катнашучылар кабак әзерләүнең кулинария рецептлары белән уртаклаштылар.
21 сентябрьдә Халыкара тынычлык көнен бәйрәм итү хөрмәтенә Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире Халыкара тынычлык көненә багышланган “Без терроризмга каршы” әңгәмәсе үткәрде. Әңгәмәнең максаты укучыларга Халыкара тынычлык көне турында хәбәр итү, безнең төбәктә тынычлыкны саклап калуга багышланган гамәлләргә рухландыру, ватанпәрвәрлек тәрбияләүгә, теләктәшлек хисләренә, дөньяда барган вакыйгаларга бәйләнештә торуга ярдәм итү иде. Әңгәмә үткәреп, китапханәче әлеге көннең барлыкка килү тарихы һәм бәйрәм символы - тынычлык гәүдәләнеше булган күгәрчен турында сөйләде.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Яктырту приборларын монтажлау, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Балтач районы Кече Лызи авылының мәктәп укучылары булды. Экскурсия барышында кунаклар бик кызыксынучан булдылар, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар. Алар рәссамнарның эшләренә сокланып карадылар, аларның талантын һәм һәр шәхеснең табигый образын чагылдыра белүләрен бәяләделәр.
Бүген, 2024 елның 24 сентябрендә, «Х.һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенен» укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы укучылары өчен “Без террорга каршы!” темасына дәрес - әңгәмә үткәрделәр.
Чараның төп максаты - уяулык күрсәтү зарурлыгына игътибарны юнәлтү, теракт шартларында үз-үзеңне тотуның төп кагыйдәләре белән танышу, толерантлык, ватанпәрвәрлек, Ватанга хөрмәт формалаштыру.
Балаларга терроризмның нәрсә булуы, террорчыларның кем булуы турында сөйләнде. Әңгәмә барышында терроризмның кешелекнең глобаль проблемасына әверелүе, аның чагылышларына массакүләм кеше корбаннары китерүе һәм авыр физик һәм психологик җәрәхәтләр китерүе турында барды. Бергәләп, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Конкрет мисалларда берничә хәлне ачыкладык.