Югары Утар авылында З. Хәбибуллин урамы, 20 адресы буенча "Мелиорация Сервис" ҖЧҖ подрядчысы тарафыннан 20/80 программасы буенча йорт төзелеше бара.
ҖЧҖ “Игенче” һәм “Курсабаш” хуҗалыклары ярдәме белән Курсабаш авыл җирлеге территориясен кардан чистарту даими башкарыла.
Корсабаш торак пунктында «Мегафон» компаниясенең база станциясе урнаштырылды.
«ПМК 159» ҖЧҖ көче белән Корсабаш торак пунктында «Белдерүләр тактасы»урнаштырылды.
« Корсабаш мәктәп-интернаты» территориясен «Яңа ел» бәйрәменә бизәделәр.
Озак еллар Курсабаш авыл җирлегендә өлкәннәр белән бәйле өлкәне җитәкләгән Сабирҗанова Рәдинә Мәүлит кызына “Рәхмәт хаты” тапшырылды.
ҖЧҖ “Игенче” һәм “Курсабаш” хуҗалыклары ярдәме белән Курсабаш авыл җирлеге территориясен кардан чистарту даими башкарыла.
Түбән Утар авылы клубында хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрделәр.
5 декабрьдә Сулэ авыл клубы,Курсабаш мэдэният йорты, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре куңел ачу программасын үткәрделәр.Чарада Курсабаш интернат мәктәбендә белем алучы мөмкинлекләре чикле балалар катнашты.
Күңелле бәйрәмгә балалар янына Клоун һәм Леди Баг килде. Алар белән бергә балалар күңелле һәм дуслык атмосферасына чумдылар. Катнашучыларга конкурсларга һәм уеннарга зирәклек, игътибар һәм җитезлек кирәк булды.Бу чара күңелле үтте һәм катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте. Программа ахырында барысы да актив катнашулары өчен татлы призлар алдылар.
Яңа ел алдыннан һәр бала могҗиза, бәйрәм һәм бүләкләр көтә. Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм Эзмә мәктәбенең “Балачак” театр коллективы Курсабаш мәктәп интернат укучыларын, инвалидлар ункөнлеге кысаларында, яңа ел белән котладылар. Балалар өчен бик таныш булган әкият персонажлары укучыларны сихри дөньяга чакырдалар. Бәйрәм кызыклы уеннар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Яңа ел сюрпризы булып ерак яклардан көтеп алынган Кыш бабай килде. Кыш бабай һәм әкияттәге персонажлар самими балаларны сөендереп бүләкләр өләште.