ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2026 ел
сишәмбе

Түбән Утар авылы зиратында Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларны искә алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7 май көнне Иләбәр авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Артистларның якты һәм оста уйнавы, залның соклануын уятты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр,  бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен  якларга әзерлек эстафетасы. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

      Югары Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 81 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Шәмәрдән авылында узган, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына” багышланган  җиңел атлетика буенча кросста 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

8
май, 2026 ел
җомга

8 май көнне Курсабаш авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Бу истәлекле көннәрдә ил буенча соңгы гасырның иң канлы сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең истәлегенә агачлар утыртыла. Һәр агач тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы.

Утыртылган агач белән без хәзерге һәм киләчәк буыннарны герой ата-бабалары турында мәңге яшәүче хәтер белән тоташтырабыз. Алар безнең өчен зур җиңү яуладылар, безнең киләчәгебезгә, илебезгә, һәр гаиләгә иң кадерлесен — дөньяны бирделәр.

Агачларның утыртылган үсентеләре — Ватанны саклаучыларның мәңгелеккә киткәннәрен искә төшерүче Яшел һәйкәлләр.

Утыртылган агачлар турында кайгыртачакбыз һәм һәр тапкыр Ватанны саклаучылар турында искә алачакбыз, алар ярдәмендә без хәзер яшибез.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. "Георгий тасмасы" акциясе - үткән буыннардан бүгенге көнгә кадәр килгән эстафета. Хәтер эстафетасы, әтиләр,  бабалар батырлыкларына хөрмәт, үз җирен, үз халкын, үз телен, илен  якларга әзерлек эстафетасы. Һәр кеше әлеге акциядә горурлык хисе белән катнаша.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

5
май, 2026 ел
сишәмбе

1 май көнне Курсабаш мәдәният йортында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Җәмиләнең җенләнүе" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Артистларның якты һәм оста уйнавы, залның соклануын уятты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International