5 ноябрь көнне Сүлә авыл клубында Курсабаш китапханәсе, Курсабаш мәдәният йорты хезмәткәрләре, Сүлә авыл клубы мөдире балалар белән "Табышмаклар иленә" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Әлеге чара уен формасында узды. Анда балалар тылсымлы поездга утырдылар һәм табышмаклар иленә сәяхәт кылдылар. Һәр тукталышта балалар табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм вакытны күңелле үткәрделәр.
4 ноябрь көнне Сүлә авыл клубында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Без Россия балалары" дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы, Ватан бәйсезлеге хакына ата-бабаларыбызның батырлыклары белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның матур һәм зур булуын, аның тарихи вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр. Без бергәләп рәсемнәр ясадык, бу бәйрәм көненә стена газетасы чыгардык.
Саба районының 2021 ел сезоны авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында, баскетбол уеннары буенча чемпионаты төгәлләнде. Чемпионат нәтиҗәләре буенча « Курсабаш» командасы, лаеклы 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз һәм унышлар телибез!
31 октябрь көнне Сулэ авыл клубында юл йөрү кагыйдәләре буенча "сөйләүче билгеләр"дигән уен программасы үткәрелде.Чарада катнашучылар уен формасында юл йөрү кагыйдәләре белән таныштылар. Табышмаклар, хәрәкәтчән уеннар ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, юл билгеләрен, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнделәр һәм ныгыттылар. Шулай ук юлларда үз-үзеңне тоту турында күп яңалыклар белделәр. Балалар сораулар бирделәр һәм урамда төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотулары турында сөйләделәр.
28 октябрь көнне Сулэ авыл клубында"Борынгы рус геройлары"дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде.Без 1812 нче ел геройлары һәм безнең көн геройлары турында сөйләштек. А. Невскийның биографиясен укыдык. Презентация карадылар.Чарада Советлар Союзы Геройлары, Россия Геройлары, уз тормышлары бәрабәренә безнең бәхетле киләчәк өчен көрәшүчеләр турында сүз барды.
24 октябрь көнне Сулэ авыл клубында җимлекләр ясау буенча "кечкенә дусларыбызны ашатыгыз"дигән иҗади эш үткәрелде.Изге гамәлләр кылу җиңел һәм күңелле . Үз кулларың белән кошлар өчен җимлек ясау-һичшиксез, игелекле һәм файдалы эш. Җимлекне ясау өчен җитештерү калдыклары - пластик савыт-саба кулланылды. Алардан гади җимлекләр килеп чыкты. Ә бер жимлекне без калайдан ясадык.Без анда конбагыш хэм икмәк валчыкларын салдык.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлланы ремонтлау эше башкарылды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
21 октябрь көнне Сулэ авыл клубында"Көз буяулары"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Бүген без, яшь рәссамнар кебек, көзге кәефләр белән уртаклашырга һәм үз көзебез турында сөйләргә тырыштык.Балалар үзләренең фантазияләрен күрсәттеләр, үз сәләтләрен ачтылар һәм якты буяулар белән көзге табигатьнең матурлыгын күрсәттеләр.
17 октябрь көнне Сулэ авыл клубында "Икмәк кадере"дип исемләнгән тематик сәгать – «Икмәк көне» үткәрелде. Балаларга икмәк барлыкка килү тарихы, аның өстәлгэ килгэнче озак юл узуы турында сөйләделәр. Чара ахырында балаларны тәмле чәй, тәмле икмәк әйберләре белән сыйладылар.
14 октябрь көнне Сүлә авыл клубында әвәләү буенча "Оста куллар-искиткеч эш ясыйлар"дигән мастер-класс үткәрелде.Әвәләү белән шөгыльләнү балаларга сәнгати тәрбия бирүнең бер формасы булып тора. Мәктәптә балага сабырлык, пөхтәлек, кул җитезлеген һәм күз үлчәменең төгәллеген үстерү, теләсә кайсы эшкә иҗади якын килү өчен – әвәләү ярдәм итәчәк. Балалар тозлы камыр һәм пластилин белән бик мавыгып эшләделәр.Алар тозлы камырдан Г.Тукай әкиятендәге "Су анасы" аппликациясен ясадылар.Тагын матур сыннар да ясадылар.Пластилиннан тузганаклар,көнбагыш ясадылар.Балаларга мастер-класс бик ошады,алар бик күп уңай эмоцияләр алдылар, барысына да бик күңелле булды.