1 сентябрь көнне “Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка булып узды. Укучыларга һәм укытучыларга котлау сүзләре белән мәктәп директоры А.Н. Шәрипов,район хакимиятеннән вәкил – Маканов Д.К.,җирлек башлыгы А. Р. Гимадиев мөрәҗәгать иттеләр.Барлык кунаклар да бүләкләр белән килгән иде. Быел 1 нче сыйныфка 6 укучы укырга килде. Беренче сыйныф укучыларына бүләкләр тапшырылды.Кунаклар чыгышы һәм котлаулардан соң, бәйрәм тамашасы башланды.
Көзнең беренче көне гади генә көн түгел-ул уку елы башлану һәм балалар өчен чын бәйрәм.1 сентябрь көнне Сүлә авылы клубында «Куп укыган, куп белгән" танып-белү программасы булып узды, анда башлангыч сыйныф укучылары катнашты.Программа барышында балалар китаплар карадылар, табышмаклар чиштеләр.Шулай ук без балалар белән мәктәптә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да сөйләштек.Балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
«Татарстан Республикасы көне” уңаеннан, Курсабаш авыл җирлегендә,ир-егетләр командалары арасында, волейбол буенча ярыш узды. Ярышта 3 команда көч сынашты. Ахырда җиңүчеләр истәлек бүләкләре алдылар.
"Татарстан Республикасы көне" алдыннан, Сулэ авыл клубында "Минем туган шәһәрем"дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.Балалар бик теләп, патриотизм хисе белән үз рәсемнәрендә Татарстан әләмен ясадылар,тослэрне атадылар һәм аларның нәрсә анлатканын эйттелэр.Шулай ук алар"татарстан - минем туган ягым" викторинасы сорауларына җавап бирделәр .Соңыннан балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
25 август көнне Сулэ авыл клубында "хэзинэне тап" дигән квест-уен үткәрелде.Квест-уен-күңел ачу һәм уен программасының яңа формасы, аның ярдәмендә балалар уңай эмоцияләр дөньясына чумалар һәм мавыктыргыч эшчәнлеккә актив кушылалар.Уен барышында балалар актив рәвештә станцияләр буенча хәрәкәт иттеләр, "хэзинэне "табу өчен бурычлар чиштеләр. Балалар җитезлек, чыдамлык, зирәклек күрсәттеләр.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , “Пенсионерлар арасында йөзү буенча” 1 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
19 август көнне Сулэ авыл клубында "Күңелле ноткалар"исемле конкурс программасы үткәрелде.Программа барышында без балалар белән нота-станцияләр буйлап сәяхәткә киттек. Бер станциядә без беренче ноталардан,мультфильмнардан җырлар, ә икенчесендә бию музыкаларын танып белдек. Шулай ук сорауларга һәм табышмакларга җавап бирделәр, ишетүгә нинди музыка коралы яңгыравын билгеләделәр.
17 август көнне Сулэ авыл клубында "Кояш-сәламәтлек"дигән күңел ачу программасы үткәрелде.Сәламәтлек - ул иң мөһим байлык, аны сакларга кирәк.Без сәламәтлегебезне физик культура ярдәмендә ныгытабыз. Бу көнне без балалар белән күңелле һәм тату итепфутбол уйнадык. Уен белән беррәттән, балалар үзләре өчен сиздермичә генә туп белән идарә итүнең төп алымнарын күрсәтәләр, җитезлекне үстерәләр. Ә иң мөһиме-дустанә мөнәсәбәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну күрсәтәләр.
15 августта Курсабаш авыл җирлегендә "Бердәм Россия" партиясенең гражданнарны мобиль кабул итүе уздырылды. Җирлек гражданнары Дәүләт Думасы депутатларына үзләренең сорауларын һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр.
15 август көнне Сүлә авыл клубында "Урманда табышмаклар - һәр адым саен" дигән викторина үткәрелде.Викторина барышында мөдир Җир планетасы турында сөйләде, табигатьне, һәр агачны, куакны, елгаларны һәм кырларны сакларга кирәклеген аңлатты. Чәчәкләрне өзмәскә, агачларны сындырмаска, ояларны туздырмаска чакырды. Планетабызның киләчәге, туган җиребезнең киләчәге һәрберебезгә бәйле.Балалар үсемлекләр һәм хайваннар турында викторина сорауларына җавап бирделәр. Кошлар һәм балыклар турында табышмаклар чиштеләр.