Безнең халыкка килгән барлык корбаннар, сугыш чорының авырлыклары һәм мәхрүм итүләре, фронттагы һәм тылдагы батырлыклар турында онытырга хакыбыз юк. Яңа 21 гасырда да , әби-бабаларыбызның ничек түзүләре турында белергә һәм истә тотарга кирәк. 1944 елның 27 гыйнварында. Ленинград шәһәре блокадага алына. Ленинград блокадасы-ул кешене тынгысыз сынавы, кешелеклелек, дәрәҗә, якыннарга мәхәббәт, мәрхәмәтлелек һәм йөрәклелек. Бу сынаулар көн саен, куркыныч иде, чөнки ачлыкны күз алдына да китереп булмый, аны кичермичә. 25 гыйнвар көнне тарихи датага багышлап, Курсабаш авыл китапханәсендә «Хәтер кайда, анда күз яшьләре»дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче балаларга Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар турында сөйләде: ачлык, салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар турында, совет солдатларының Ленинградны яклау һәм саклау турында.
21 февраль-Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 27 гыйнвар көнне Сулэ авыл клубы мөдире балалар белән "Халыкара туган тел көне" дигән темага әңгәмә үткәрде. Аның максаты-балаларда туган телне өйрәнүгә һәм саклауга кызыксыну уяту, үз халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү торды. Балалар бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, бүген дөньяда күпме тел барлыгын белделәр, бүгенге көндә нинди телләр югалу куркынычы астында һәм башка бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Чара ахырында мөдир балаларга туган телне сакларга һәм аны чүпләмәскә дип телэк теләде.
Курсабаш авыл китапханәсе «Солдат альбомы» бәйгесендә актив катнаша.
Саба районының авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечәр тарту максатыннан Республика күләмендә “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Югары Утар авылында инкубатор белгечләре өчен чираттагы йорт төзелә.
Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.
Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше дәвам итә.
30-31 декабрь көннәрендә, Курсабаш авыл җирлегенең мәдәният йортларында «Яңа ел» бәйрәмнәре уздырылды. Төрле кызыклы конкурслар, уеннар оештырылды. Конкурслар концерт номерлары белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да үткәрелгән чарадан канәгать калдылар, киләсе елга күп кенә уңай энергия алдылар.
Курсабаш авыл җирлеге район үзәгендә үткәрелгән Кыш бабайлар парадында катнашты.
Бу көннәрдә Курсабаш авыл җирлегендәге оешма-предприятияләр яңа елны каршыларга әзерлек эшләре алып бара. Биналар гирлянда утлары, рәсемнәр белән бизәлә, кардан сыннар ясала.
Мишә елгасында күпер салу эшләре тәмамланды. Югары Утар авылының ике урамын хәзер бетон конструкциясе тоташтыра. Элек бу урында җәяүлеләр басмасы гына иде. Ул автотранспортның йөкләнешенә каралмаган иде. Тимер-бетон конструкциясе-проблемаларны хәл итте. Төзүчеләр бер ел эчендә Мишә елгасы аша яңа күпер төзи алдылар. Төзелеш вакытында эшчеләр мөһим экологик бурычларны да үтәделәр. Чөнки бу территория-су саклау зонасы. Шуңа күрә биредә агынты суларны чистартылган грунт суларына әйләндерәчәк система оештырылды. Күпердән явым-төшемнәр желобага төшеп, алга таба чистарып, фильтрланган су туфракка китәчәк. Моннан тыш, яр линиясен ныгыттылар. Күпернең озынлыгы-23,1 м,киңлеге-5,7 м. Күпернең бер ягыннан 1 метр киңлектәге тротуар җиһазландырылган. Яңа күпер автомобиль һәм чылбырлы транспорттан перспектив норматив йөкләнешкә исәпләнгән. Төзелешне «БАЗОВЫЙ ПРОЕКТ» җәмгыяте алып барды.