Курсабаш авыл җирлегендәге балалар мәйданчыгында ремонт эшләре башкарылып, коймалар һәм уен снарядлары буялды.
Авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүптән чистарту буенча эшләр башкарылды.
“Курсабаш” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.
Курсабаш авыл җирлегендәге һәйкәлдә ремонт эшләре башкарылып, коймалары буялды
13 апрель көнне Түбән Утар авылы клубында, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, "Кайнана" спектаклен куйдылар. Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.
15 нче апрель көнне Курсабаш авыл җирлеге тамашачылары Саба мәдәният йортында концерт программасы карадылар.
«Курсабаш» җәмгыятендә техник карау уздырылды.
Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп - интернаты» базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты кысаларында үсешләрендә авыр һәм күптөрле тайпылышлар булган затлар өчен «мөмкинлекләр фестивале» узды.
29 март көнне, Югары Утар авылында яшәүче Ягафаров Альберт Камил улы, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа, Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район,авыл хуҗалыгы һәм авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы Пенза шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!