Түбән Утар авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Утар авылының 9 Май урамы халкы өчен капка төбендә “Кич утыру” оештырылды.Чарада, гармунга кушылып җырлап утыру, татар халык уеннары уйналды. Соңыннан яше, карты самавыр кайнатып чәй эчеп, үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.
“Курсабаш” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эшләре тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Түбән Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
Югары Утар авылында үзара салым акчасына юллар ремонтлау тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.
«Курсабаш» ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Бүгенге көндә сенаж өчен берьеллык үлән культураларын җыялар. Барлык хезмәткәрләр дә һава торышы яхшы булудан файдаланып, терлек азыгын җитәрлек күләмдә әзерләргә тырышалар. Аларга уңышлар телибез!
Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авылында җирлек юлларын ремонтлау эше башланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкара.