ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , ҖЧҖ “Игенче” призы чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

24
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы ,  чаңгы буенча ярышларда 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ҖЧҖ “Игенче” һәм “Курсабаш” хуҗалыклары ярдәме белән Курсабаш авыл җирлеге территориясен кардан чистарту даими башкарыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Өчиле авыл клубында “Иске Яңа ел бәйрәме” уздырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар торак пунктында яңа элемтә челтәре кулланылышка тапшырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

10
гыйнвар, 2025 ел
җомга

Түбән Утар торак пунктында яна элемтә челтәре кулланылышка тапшырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм чишмәне тәртипкә китерү эшләре тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә урнашкан барлык мәдәният йортларында балалар өчен чыршы бәйрәме булып узды. Бәйрәмнәр бик оешкан төстә алып барылды, балалар әти-әниләр белән берлектә уеннарда, конкурсларда актив катнаштылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

6 гыйнварда Курсабаш мәдәният йорты, Сүлә авыл клубы,Түбән Утар авылы, Курсабаш китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы бәйрәмендә кунаклар өчен яңа ел уеннары-конкурслар оештырдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4 гыйнварда Сүлә авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты белгечләре, Курсабаш китапханәсе мөдире белән берлектә "Кыш бабайдан сюрпризлар"дигән яңа ел үткәрделәр.Яңа ел-әкият бәйрәме, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Аны әкияткә һәм могҗизага ышанып озак көтәләр.Без балаларга әкияти тамаша әзерләдек, анда хайваннар Яңа ел эзли иде. Аннары балаларга Кыш бабай, Кар Кызы һәм чыршы килде. Чын күңел ачу башланды. Әйлән-бәйлән йөрделәр, уйнадылар, ярыштылар. Балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Бәйрәм һәркемгә, балаларга да, ата-аналарга да ошады. Барлык катнашучылар да Кыш Бабайдан татлы призлар алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International