ЯҢАЛЫКЛАР


18
июнь, 2025 ел
чәршәмбе

Җәй-барлык балаларның иң яраткан вакыты. 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу балалар өчен иң шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе генә түгел, ә ата-аналарга балаларның даими яклавына һәм кайгыртуына мохтаҗ булуларын искә төшерү дә.

Бу күңелле бәйрәм көнендә, Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, балалар өчен "Исәнме, җәй" дигән чара оештырдылар. Бәйрәм программасы табигатьтә узды, анда күңелле эстафеталар, зирәклеккә биремнәр, ярышлар, конкурслар, викториналар һәм катнашкан өчен истәлекле бүләкләр бар иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

13
май, 2025 ел
сишәмбе

Түбән Утар авылы зиратында Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашларны искә алдылар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Югары Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре «Хәтер бакчасы» акциясенә кушылдылар. Бу истәлекле көннәрдә ил буенча соңгы гасырның иң канлы сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең истәлегенә агачлар утыртыла. Һәр агач тыныч буыннарның Хәтер һәм рәхмәт символы.

Утыртылган агач белән без хәзерге һәм киләчәк буыннарны герой ата-бабалары турында мәңге яшәүче хәтер белән тоташтырабыз. Алар безнең өчен зур җиңү яуладылар, безнең киләчәгебезгә, илебезгә, һәр гаиләгә иң кадерлесен — дөньяны бирделәр.

Агачларның утыртылган үсентеләре — Ватанны саклаучыларның мәңгелеккә киткәннәрен искә төшерүче Яшел һәйкәлләр.

Утыртылган агачлар турында кайгыртачакбыз һәм һәр тапкыр Ватанны саклаучылар турында искә алачакбыз, алар ярдәмендә без хәзер яшибез.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

10 май көнне Түбән Утар авылы клубында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлеге Саба муниципаль районының Җиңүнең 80 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

12
май, 2025 ел
дүшәмбе

8 май көнне Курсабаш авыл җирлегендә  Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган митинг үткәрелде. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә кадәр  Бөек Ватан сугышы ветераннарының фотосурәтләрен тотып «Үлемсез полк»та катнашучылар колоннасы узды. Һәлак булган сугышчылар һәйкәле янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

8 май көнне Курсабаш мәдәният йортында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

 Бөек Җиңү көне алдыннан, Корсабаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Өйдә сугыш балаларын котлау»акциясен үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7 май көнне Сүлә авылы клубында “Җиңү көне” нә багышлап бәйрәм чарасы узды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International