ЯҢАЛЫКЛАР


15
ноябрь, 2024 ел
җомга

15 ноябрь көнне, Түбән Утар авылында яшәүче Миннеханова Бибирәбига Рәхимҗан кызы, үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Шушы юбилей уңаеннан аңа, Президент В.В. Путинның котлау открыткасы, район, авыл җирлеге исеменнән махсус әзерләнгән бүләкләр тапшырылды. Аңа киләчәктә дә кадер-хөрмәттә яшәвен теләп калабыз.

      Миннеханова Бибирәбига Рәхимҗан кызы 1934 нче елның15 ноябрендә Түбән Утар авылында Рәхимҗан һәм Кәфияләр семьясында дөньяга килә. Ләкин әнисе аны тапкач авырый башлый һәм вафат була. Әтисенең туганнары баланы үз семьяларына алып тәрбиялиләр. 6 ай булгач әтисе икенче әни  алып кайта һәм баланы үзләренә алып кайталар, Үги әнисе Фатыйма апа аны үз баласы кебек карап үстерә. Семьяда тагын 2 малай дөньяга килә. Бибирәбига апа1941-1945 нче елларда башлангыч мәктәптә белем ала. 16 яшеннән колхозда төрле эшләрдә, амбарда симәнә агулауда, басуда бәрәңге, чөгендер эшкәртүдә, урман кисүдә хезмәт куя. 19 ел Түбән Утар авылы медпунктында санитарка булып эшли. 1989 нчы елда лаеклы ялга чыга. Бибирәбига апа хәзергесе вакытта Түбән Утар авылында ялгызы гына гомер кичерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән  үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

  Курсабаш авыл җирлеге буенча көндәлек тирә якны төзекләндерү буенча максатчан эш алып барыла. Шул максаттан чыгып җәйге чорда җирлек территориясен җыештыру, печән чабу, зиратларда өмә эшләре алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авыл клубында мультфильм карау үткәрелде. Балалар бик теләп мультфильм карадылар, аралаштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

11
октябрь, 2024 ел
җомга

7 нче октябрь көнне Түбән Утар авылы клубында “Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны  Түбән Утар авыл клубының хезмәткәрләре оештырды. Чакырылган кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде. Котлау сүзе белән Курсабаш авыл җирлеге башлыгы Айзат Рамил улы Гыймадиев чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Балтач юл төзу оешмасы көче белән Курсабаш авыл җирлегенең Сүлә  авылында, юл төзелеше тәмамланды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Шәмәрдән мәдәният йортының “Тулган ай” фольклор коллективы, Курсабаш мәдәният йортында “Өлкәннәр көне”нә багышлап, бәйрәм концерты тәкъдим итте. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр. 

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4
октябрь, 2024 ел
җомга

Курсабаш авылында яшәүче Исламгалиевлар гаиләсе ярты гасырдан артык диярлек бергә яшиләр, шуның белән үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык барлыгын исбатлыйлар. Кадерле юбилярлар! Авыл җирлеге администрациясе исеменнән сезне котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек һәм озын гомер телибез!

60 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Курсабаш  авылында да байтак еллар дәвамында тату гомер кичергән, яшьләргә үрнәк булырлык гаиләләр бихисап. Шуларның берсе Нәзирә һәм Маис Исламгалиевлар 2024 елның гыйнвар аенда бриллиант туйларын – гаилә корып яши башлауларына 60 ел тулуны билгеләде.

    Маис Исламгали улы Курсабаш авылында сугыш башланырга  бер ел кала беренче бала булып дөньяга килә. Әтисен сугышның  беренче көннәреннән үк сугышка алып киткәннән соң, тормышның барлык авырлыгы  әнисенең җилкәсенә төшә, балага 3 яшь булганда каты авырудан әнисе вафат була.Әтисез, әнисез калган баланы туганнары үзләренә алып, чиратлап карыйлар.  Балалыктан иртә чыгарга туры килә Маис абыйга. Башка туганнары кебек үк, дөнья йөге тәртәсенә җигелә. Гомер буе уңган була ул, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкара. Курсабашта башлангыч мәктәпне тәмамлагач, башкалар кебек, Югары Утар авылына йөреп белем ала. Кечкенәдән үк колхоз эшенә йөри башлый, ятимлек ачысын бик күп күргән егет,  тормыш арбасына ныгытып җигелә. Бәхетен читтән эзләми - киләчәк тормышын туган ягы белән бәйләргә карар итә егет, Курсабаш  авылының иң чибәр кызы Нәзирәне гомерлек тормыш юлдашы итеп сайлый. Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып булуын аңлый алар. Бер кыз һәм ике улга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбиялиләр.

     Маис Исламгали улы бар гомерен колхозга багышлый, эшен плугарь,тракторчы ярдәмчесеннән башлаган егет баш инженерлыкка кадәр күтәрелә. 1975 нче елда аны “Победа” колхозының башлангыч партия оешмасына җитәкче итеп куялар, хезмәт урынының исеме үзгәрсә дә күберәк хуҗалыкның техника белән бәйле өлешен тарта ул.

      Хәләл җефете Нәзирә апа да авылда сыер савучы, китапханәче булып хезмәт куя. Олы кызлары Фәридә әнисенең юлын дәвам итеп Курсабашта 36 ел китапханәдә авыл халкына хезмәт куя, уллары Фәрит Казан шәһәрендә эшмәкәр булып матур, игелекле эшләре белән авылыбыз халкын сөендерә, кечкенә уллары Ленар шулай ук Курсабаш авылы кызы белән тормыш корып, әти-әниләре белән 36 ел бергә матур, үрнәк гайлә булып яшиләр. Бүгенге көндә әби бабайларын сөендереп 7 онык, 15 оныкчык кунакка кайталар.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Сүлә авылы клубында “Өлкәннәр көне” бәйрәменә багышлап “Башваткыч” уены үткәрделәр.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Гражданнарның үзара салым акчасына Курсабаш авыл җирлегендә юлларны ремонтлау эше тәмамланды. Ремонт эшләрен "Рамазан" оешмасы башкарды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International