Җирле әһәмияттәге юлларның торышы авыл халкы өчен мөһим роль уйный. Шуңа күрә ел саен юлларны төзекләндерүгә бюджеттан күләмле суммалар билгеләнә. Шул уңайдан, Курсабаш авылының Мәктәп урамына, җирле әһәмияттәге юлга, 475 метр озынлыкта асфальт җәю эшләре башланды.
10 нчы сентярь көнне Курсабаш авыл җирлегендә гражданнар җыены булып узды. Җыенда Татарстан Республикасы, Саба муниципаль районы һәм авыл җирлеге белән бәйле видеороликлар каралды. Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде: 2020-2025 еллар аралыгында җирлектә башкарлылган эшләр; Киләсе биш еллыкта хәл ителәсе мәсьәләләр һәм халыкның тәкъдимнәре, сораулары. Җирлек башлыгы Гыймадиев А.Р. соңгы биш елда башкарылган эшләргә анализ ясады. Район башлыгы урынбасары Закирзянов Р.Р. халыкка башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм 14 нче сентябьдә буласы сайлауларда актив катнашашырга чакырды.
1 сентябрь көнне "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Курсабаш мәктәп-интернаты" дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә “Белем көне”нә багышланган тантаналы линейка узды. Быел беренче сыйныфка 7 укучы килде. Тантаналы линейкада укучыларның ата-аналары , авыл җирлеге учреждениеләре җитәкчеләре һәм район вәкилләре катнашты. Алар барысы да укучыларны яңа уку елы белән котладылар һәм укуларында уңышлар теләделәр.
ДКУ «Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» республика районнарында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.
2025 елның 28 августында, ТР Дәүләт Юрбюросының баш белгече Рәшит Ахунов, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Курсабаш авыл җирлегендә яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итте. Кабул итү барышында баш белгеч 10 нан артык гражданга квалификацияле юридик ярдәм күрсәтте, аларның сораулары мәгариф системасына һәм җир мөнәсәбәтләренә кагылды. «Без бөтен республика буенча гражданнарның якланмаган категорияләре өчен юридик хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итәргә тырышабыз, аларга консультацияләр бирү һәм хокукый характердагы документлар төзү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәбез», — дип билгеләде Рәшит Ахунов. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнашты.
2025 елның 14 августында, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы прокуроры урынбасары Хафизов Камил Илдус улы, Курсабаш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итте. Чарада шулай ук авыл җирлеге башлыгы А.Р. Гыймадиев катнашты. Мөрәҗәгать итүчеләргә хокукый характердагы аңлатмалар бирелде. Шулай ук 1 язма гариза кабул ителде, аны карау прокурор урынбасары тарафыннан шәхси контрольгә алынды.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 2 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
«Курсабаш» АХП ҖЧҖендә бар куәткә терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Терлек азыгы салганда аның сыйфатын һәм туклыклылыгын Озак вакытка саклап калу мөһим, чөнки терлекләрнең сәламәтлеге һәм аларның продуктлылыгы турыдан-туры шуңа бәйле.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Санкт-Петербург шәһәрендә узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча Рәсәй Чемпионатында, 1 нче урынны яулады.Котлыйбыз!
9 август көнне Югары Утар авылында, «Саба чишмәләре» берләшмәсе, авыл халкына урам концерты тәкъдим итте.
Концерт барышында матур җырлар яңгырады, халык уеннары уйнатылды. Тамашачылар концерт программасыннан коч алдылар,рэхэтлэнеп кунелле ял иттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр.
Түбән Утар авыл клубы мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан Түбән Утар авылының 9 Май урамы халкы өчен капка төбендә “Кич утыру” оештырылды.Чарада, гармунга кушылып җырлап утыру, татар халык уеннары уйналды. Соңыннан яше, карты самавыр кайнатып чәй эчеп, үзләре алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар.