Яңа ел-якты, серле, кабатланмас, шау-шулы, гаҗәеп бәйрәм. Бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән әкият могҗизалары һәм тылсымлы бәйрәм.Бу тылсымлы көн алдыннан 30 декабрьдә Сулэ авылы клубында Курсабаш мәдәният йорты, Түбән Утар авылы,Курсабаш китапханәсе белгечләре белән берлектә Яңа ел бал-маскарады, "безгә Яңа ел килә" лотереясы уйнатылды.Башта Курсабаш авыл җирлеге башлыгы якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Аннары чын күңел ачу башланды. Кыш бабай белән Кар кызы, Ел символы куян барысына да шатлык китерде. Лотерея уйнату Яңа ел концерт номерлары, табышмаклар һәм мәзәкләр белән үрелеп барды, алар бәйрәм атмосферасына һәм лотереяның кызыклы җиңүенә әзерләнергә булышты.Барысы да канәгать калдылар, чөнки һәркем үз призын һәм бәйрәм кәефен алды.
Җирлектә яшәүчеләр Яңа елга актив әзерләнәләр, үзләренә һәм күршеләренә бәйрәм кәефе тудыралар. Ишек алларында кар сыннары барлыкка килә: кыш бабай, куяннар һәм башка гаҗәеп кар иҗатлары!
Курсабаш авыл җирлеге биләмәсендә инкубатор төзелеше тәмамланып килә.
«ИП Нәбиуллин И. Ф.» подрядчы оешмасы Өчиледә авыл клубын ремонтлады.
Яңа елга территорияне "Кояшкай" Курсабаш балалар бакчасында бизәү.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы чаңгы сезоны ачылуга багышланган чаңгы ярышларында уңышлы чыгыш ясады. Котлыйбыз
«ИП Нәбиуллин И. Ф.» подрядчы оешмасы Саба һәм Арча районнары чигендә керү билгесе куйды.
Курсабаш авыл җирлегеннән Бәшәров Фәннур Шәйдула улы, 2022/2023 елгы Кышкы сезонны ачуга багышланган чаңгы ярышлары буенча Саба муниципаль районы беренчелегендә икенче урынны яулады.
Курсабаш авыл җирлеге башлыгы – Гыймадиев Айзат Рамил улы, «Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы»Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде!
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен Курсабаш интернат – мәктәбенең» кар сыннары 2023 елга - Россиядә "педагог һәм остаз елы" һәм Татарстан Республикасында "милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы" на багышлана.