ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2025 ел
дүшәмбе

      Түбән Утар авылы зиратында җыештыру эшләре башкарылды. Авыл халкы, кайткан кунаклар иртә таңнан зиратка эш кораллары белән җыелдылар. Элек киселгән агачларны, коелган яфракларны җыештыру кебек эшләр башкарылды. Курсабаш авыл җирлеге советы, шушы изге эшкә үз элешен керткән һәрбер кешегә рәхмәтен белдерә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 майда Түбән Утар авыл клубы хезмәткәрләре, иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

1 майда Сүлә авыл клубы хезмәткәрләре иске татар йоласын дәвам итәргә карар кылалар. Татар авылларында язның истә калырлык мизгелләренең берсе-буялган йомырка җыю. Милли киемнәрдәге хезмәткәрләр балалары белән бергә авылдашларын Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар, иминлек, тыныч күк теләделәр. Ә алдан хәбәр ителгән олылар, хуҗалар һәм хуҗабикәләр балаларга тәм-томнар, бүләкләр һәм буялган йомыркалар әзерләгәннәр. Балалар да, олылар да канәгать калдылар. Мондый чаралар үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегендә өмә барышында җирлектә урнашкан оешма һәм учреждения тирәләре җыештырылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Югары Утар  авылы  зиратында чистарту буенча  өмә үткәрелде, чүп җыештырылды, корыган агачлар киселде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

"Югары Отар балалар интернат-йортында" бина тирәли отмоска урнаштыру буенча эшләр бара.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш  авыл җирлегендәге балалар мәйданчыгында ремонт эшләре башкарылып, коймалар һәм уен снарядлары буялды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

Авыл жирлеге хезмәткәрләре көче белән юл буйларын чүптән чистарту буенча эшләр башкарылды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

“Курсабаш” авыл хуҗалыгы предприятиясендә язгы кыр эшләре тулы көченә бара. Хәзерге вакытта бөртекле культуралар чәчү буенча эш алып барыла.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш  авыл җирлегендәге һәйкәлдә ремонт эшләре башкарылып, коймалары буялды

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International