Түбән Утар авыл клубында кинофильм карау үткәрелде. Балалар һәм өлкәннәр бик теләп кинофильм карадылар, аралыштылар, ял иттеләр.
Түбән Утар авыл клубында балалар өчен "Исәнме, каникул" дигән чара узды.Чара күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Бу каникулларның файдалы һәм күңелле башы иде.
2025 елның 10 сентябрендә башланган эшләр бинаны комплекслы яңартуга юнәлдерелгән иде. Бүгенге көндә подряд оешмасы тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең төп күләме башкарылган.
Төп башкарылган эшләр:
Курсабаш авылы мәдәният йортында, “Өлкәннәр көне” бәйрәменә багышлап “Башваткыч” уены үткәрделәр. Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.
Сүлә авылы клубында, “Өлкәннәр көне”нә багышлап бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Биредә яхшы кәеф һәм уңай хис-кичерешләр белән сугарылган җылы атмосфера хөкем сөрә иде. Тантаналы котлаулар күңелгә ятышлы сүзләр белән аралашты, матур музыкаль номерлар белән тулыланды. Рәхмәтле тамашачылар үз чиратларында көчле алкышлар бүләк иттеләр.
1 октябрь көнне Байлар Сабасының “Ильвина” ресторанында традицион чара - 50 һәм 60 ел бергә яшәүче парларның "Алтын һәм Бриллиант" юбилейларына багышланган тантана үтте. Әлеге күркәм чарада Курсабаш авыл җирлегеннән Фәхретдиновлар гаиләсе катнашы. Юбилярларны Саба муниципаль районы Башлыгы Рәис Миннеханов бәйрәм белән котлады, бүләкләр тапшырды. Оешма җитәкчеләре, юбиляр парларның балалары тәбрикләде. Без юбилярларга бәхет, сәламәтлек һәм тагын күп еллар бергә булуларын телибез! Һәр көн шатлык һәм елмаю белән тулы булсын!
1 нче октябрь көнне Түбән Утар авылы клубында “Халыкара өлкәннәр көне”нә багышланган бәйрәм үткәрелде. Аны Түбән Утар авыл клубының хезмәткәрләре оештырды. Чакырылган кунакларга концерт программасы тәкъдим ителде.Бәйрәм кунаклар башкаруында акапель җырлары, биюләр һәм үзләре язган шигырьләрне уку белән үрелеп барды. Чара чәй эчү белән дәвам итте.
Дөньяда,тормышта иң кирәкле әйберләрнең берсе - су. Көндәлек тормышта судан башка хуҗалык итәргә мөмкин түгел. Су иген игергә, җиләк-җимеш, терлек, кош-кортлар үстерергә ярдәм итә. Җир йөзендә су булмаса, тереклек бөтенләй яшәмәс иде.
Курсабаш авылында авыл халкы ярдәме белән “Югары оч” чишмәсендә ремонт эшләре башкарылды.
Курсабаш авыл җирлегенең Түбән Утар торак пунктында «Гошер сәдака-2025» хәйрия акциясе узды. Биредә яшәүчеләр мул уңыш җыеп алдылар һәм үстерелгән яшелчәләрне мохтаҗлар белән уртаклаштылар. Авыл халкы, аз керемле гаиләләргә тапшыру өчен, бәрәңге, суган, сарымсак, чөгендер, ташкабак, кабак, кишер, кәбестә һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын тапшырды.
Җирле әһәмияттәге юлларның торышы авыл халкы өчен мөһим роль уйный. Шуңа күрә ел саен юлларны төзекләндерүгә бюджеттан күләмле суммалар билгеләнә. Шул уңайдан, Курсабаш авылының Мәктәп урамына, җирле әһәмияттәге юлга, 475 метр озынлыкта асфальт җәю эшләре башкарылды.