ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Курсабаш мәдәният йортында, “8 Март” бәйрәме уңаеннан, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия). Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә. Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

12
март, 2025 ел
чәршәмбе

9 мартта, “Халыкара хатын-кызлар көне” уңаеннан, Түбән Утар авылы клубында сөйкемле хатын-кызлар өчен бәйрәм концерты булды. Бу кичәдә барлык кызлар, хатын-кызлар, әниләр, әбиләр һәм апалар өчен җылы котлау сүзләре яңгырады. Музыкаль номерлар, шигырьләр, хореографик номерлар барлык катнашучылар өчен искиткеч бүләк булды. Һәркем бик күп уңай хис-кичерешләр алды, күңеле һәм тәне белән ял итте, бәйрәм рухын тойды.Тамашачылар музыкаль кичәдә катнашучыларның һәрберсен җылы һәм шатланып сәламләделәр. Алкышлар әлеге бәйрәм чарасында катнашучылар өчен иң яхшы бүләк булды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7 март көнне Сүлә авыл клубында, “8 Март” бәйрәме уңаеннан, Курсабаш авыл җирлеге үзешчән сәнгать артистлары белән берлектә, "Кайнана" спектаклен куйдылар (комедия). Комедиянең вакыйгалары гади гаиләдә бара, нигезендә көнкүреш темасына гаилә конфликты ята. Ул безнең заман өчен бик актуаль. Әнисе улының яшь хатынын һич тә кабул итми. Кәләш эшләгән һәм сөйләгән бөтен нәрсә аңа ошамый.Әмма бер көнне яңа килен килә һәм каенанасының тормышын 180 градуска үзгәртә.Артистларның якты һәм шатлыклы уйнавы, залның соклануын уятты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

7
март, 2025 ел
җомга

Курсабаш авылында Советлар Союзы Герое, подполковник Хәбибуллин Зәки Хәбибулла улының яңа бюстын урнаштырдылар. Бөек Ватан сугышында танылган катнашучының бюсты шул ук постаментта урын алды. Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин, 1911 елның 28 июлендә Казан губернасының Югары Утар авылында, хәзерге Татарстан Республикасының Саба районында, крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча Хәбибуллин-татар. 7 еллык мәктәпне тәмамлагач, башта үз районында, аннары Казанда социаль иминият инспекторы булып эшли. 1931 елда армиягә алына, хәрби-сәяси училищены тәмамлый. Шуннан соң төрле частьларда сәяси һәм комсомол эшендә, шул исәптән Финляндия белән сугышта катнашкан.

     «Үлемсез полк» мәгълүматлары буенча, ул Брянск, Көнбатыш, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында сугышкан, Мәскәү сугышы (1941-1942), Орлов, Гомель-Речицкий (икесе дә-1943), Белоруссия (1944) һәм Варшава-Познанск (1945) һөҗүм операцияләрендә катнашкан. 1944 елның августында, сугыш башланганда Киров өлкәсендә оештырылган, Суворов һәм Двина орденлы 311 нче укчы дивизиясенең 1069 нчы укчы полкын кабул итә. Хәбибуллин үз дивизиясендә генә түгел, корпуста, хәтта армиядә дә иң яхшы полк командирларының берсе булып гаскәрләрдә хезмәт итә.

      Варшава шәһәреннән көньяктарак, Висла елгасында, немецларның тирән эшелонлы оборонасын өзгәндә күрсәткән батырлыклары һәм Шнайдемилль шәһәрендә (Германия) дошманны эзәрлекләү һәм дошман гарнизоннарын чолгап алу буенча командованиенең хәрби заданиеләрен үрнәк итеп үтәгәне өчен, подполковник Хәбибуллин Зәки Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, бер үк вакытта аңа Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале тапшырылган. 27 февраль-СССР Югары Советы Президиумы Указы белән аның рәисе Михаил Калинин имзасы белән  Хәбибуллинга Ил Герое исеме бирелә. Ике айдан соң, 1945 елның 1 маенда, Саба районыннан Советлар Берлеге Каһарманы Берлинга юл тотканда батырларча һәлак була.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

4
март, 2025 ел
сишәмбе

Волейбол буенча Курсабаш авыл жирлеге командасы «Эзмә авыл жирлеге спартакиадасында» икенче урынны яулады. Котлыйбыз!

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча ярышта, “Ядрә этү” төрендә 1 нче урынны яулады.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

22 нчы февраль конне Курсабаш авылы мәдәният йортында, авыл җирлеге ир-атлары арасында «Ватанны саклаучылар елы» уңаеннан, бильярд төре буенча финал уеннары узды.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар, Мактау грамоталары һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

Түбән Утар авылы клубында «Ватанны саклаучылар көне”нә багышлап, "Солдатта булган диләр" дигән бәйрәм чарасы узды.Чара күңел ачу программасы белән  үрелеп барды.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

  Сүлә авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар елына» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

21
февраль, 2025 ел
җомга

Түбән Утар авыл клубында, авыл халкы өчен «Ватанны саклаучылар елына» багышлап, бильярд буенча зона ярышлары узды. Турнир бу спортның чын җанатарларын җыйды. Чарада төрле яшь категорияләрендәге барлык теләүчеләр катнашты.

Тэги: Курсабаш авыл жирлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International