ТАССРның 100 еллыгы кысаларында республиканың дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез. Сезнең игътибарыгызга 1945 елгы Татарстан АССР Дәүләт архитектура-төзелеш контроленең архив документларын тәкъдим итәбез.
Бөек Ватан сугышы еллары тормышның барлык өлкәләре, шул исәптән төзелеш өчен дә катлаулы булган. Гражданнар төзелеше туктатыла. Сугышка кадәр төзелә башлаган объектлар консервацияләнә. Югары әзерлек дәрәҗәсендәге биналар беренчел ихтыяҗларга, шул исәптән госпитальләр итеп кулланыла. Төзелеш буенча барлык чимал базасы һәм эшче көчләр дошман эләктергән территорияләрдән эвакуацияләнгән завод егәрлекләрен урнаштыру өчен яңа корылмалар төзүгә юнәлтелә.1945 елның апрель ае өчен хезмәт язуында РСФСР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле башлыгы иптәш П.Володин вакытлыча консервацияләнгән корылмалар турында хисап бирүләрен сорый, объектларның техник торышы начарлануга юл куймаска куша. Җитәкчелек хатына җавап итеп, РСФСР Дәүләт архитектура-төзелеш контроле инспекциясенең Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Архитектура эшләре буенча идарәсе башлыгы А.И. Гуричев 1200 урынлы Опера театры, Банк урамындагы 5 катлы торак йорт, Достоевский урамындагы 4 катлы йорт, чукраклар мәктәбе, Чернышевский урамындагы дәүләт университетының уку йорты кебек гражданнар төзелеше объектларында техник тикшерү үткәрелүе турында хәбәр итә.
ТАССРТАССР төзелүнең 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты оешуга 50 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында, Сезне Татарстан Республикасында тариф барлыкка килү тарихына бәйле документлар белән таныштыруны дәвам итәбез.
ТАССР Министрлар Советының 25.12.1990 № 470 карары
ТАССРның 100 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 50 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Сезне республикада тариф кую тарихы белән таныштыруны дәвам итәбез.
ТССРда яңа бәяләр һәм тарифлар системасына күчү турында
Министрлыклар, ведомстволар һәм муниципалитетлар вәкилләре дәүләт телләре турындагы закон үтәлеше турында үз компетенцияләре дәрәҗәсендә хисап тотты.
2020 елның 30 августында Байлар Сабасы «Аргамак» картодромында чаңгы буенча ярышлар узды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иң тәҗрибәле хезмәткәрләренә Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр тапшырылды. Республиканың экологик тармагы өчен күп еллар дәвамында хезмәт куйган белгечләрне табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков котлады.
ТАССР авыл хуҗалыгы министрлыгы совхозларында, ТАССР Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы дәүләт комитеты оешмаларында һәм предприятиеләрендә торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр һәм тарифлар куллану буенча законнар үтәлеше турында
Татарстан АССР Министрлар Советының 1981 елның 13 июлендәге 398 номерлы карары
«09» июль көнне Эзмэ авыл жирлегенен Эзмә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ямьле Саба» проекты кысаларында һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, балалар өчен Эзмә авылы буйлап туристик маршрут оештырдылар. Балалар сәяхәте Эзмә авылы мәчетенә барудан башланды. Авыл аксакалы Илнур Газизов балаларга мәчет тарихы һәм мөселман тормышында намазның нинди мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Шулай ук мөселман дине китаплары, Бөек Ватан сугышына багышланган альбомнар белэн таныштырды. Аннары маршрут шэхси эшмэкэр Мавлетов Айдарнын «Камелия мебель» цехы эше белән танышуны үз эченә алды. Айдар Мавлетов балаларга үз цехының эше турында сөйләде, әзер эшләнмәләренең үрнәкләрен күрсәтте. Килэсе тукталыш - Нурия Низамиева белэн очрашу булды. Нурия апа балаларга үзенең иҗаты турында сөйләде, үзе язган шигырьләрен укыды. Сәяхәтне тәмамлап, балалар мәдәният йортына жыелды, анда алар барысы да татлы карбыз белән сыйланды. Танып-белү экскурсиясе үтте, балалар походта бик теләп катнаштылар һәм шат кунел белэн өйләренә таралдылар.