Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча муниципаль комиссиянең чираттагы утырышы булып узды, анда Башкарма комитет җитәкчесе, комиссия рәисе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы, комиссия рәисе урынбасары катнашты.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр кайтарту максатыннан, Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында, йортлар төзелеше дәвам итә. Тимершык һәм Миңгәр авылларында белгечләр өчен чираттагы йортлар төзелә.
Мичән авыл җирлеге, Яңа Мичән авыл мәдәният йортында ПМК-159 тарафыннан ремонт эшләре дәвам итә. Мәдәният йортының тышкы ягыннан отмоска салынды, керү өлешенә каркас корылды. Эчке якта җылылык торбалары урнаштыра башланды.
Объектта суүткәргеч салу эшләре төгәлләнгән. Металл конструкция һәм профностил монтажлау эшләре бара. Шулай ук җылылык трассасын салу эшләре бара.
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре дәвам итә. Бүлмәләрнең ишекләре алмаштырылды һәм идән шомартыла. Эшләрне ПМК-159 оешмасы башкара.
Саба муниципаль районының авыл җирлекләрендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы гамәлгә ашырыла, аның нигезендә квалификацияле белгечләрне авылларга җәлеп итү максатында торак төзелеше алып барыла. Иштуган авылында чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
Төбәк авыл клубында ремонт эшләре дәвам итә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
Объектта плиталар җәю һәм стеналарны буяу, брекчиядән идән өслеге ясау эшләре бара. Шулай ук су һәм электр белән тәэмин итү буенча инженерлык эшләре бара.