Стеналарны һәм түшәмне монтажлау буенча ремонт эшләре бара. Подряд оешма ҖЧҖ "159 нчы ПМК".
Саба районың авыл җирлекләрендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республика күләм “Яшь белгечләргә аренда торагы” программасы кысаларында йортлар төзелеше дәвам итә. Юлбат авылында бюджетта эшләүче белгеч өчен чираттагы йорт төзелеше дәвам итә.
2025 елның 18 февралендә Шәмәрдән авылында теннис үзәге төзелеш объектында күчмә киңәшмә узды.
«ПМК-159» ҖЧҖ оешмасы Иштуган авыл мәдәният йортында «Мәдәният» милли проекты буенча 58 534 000,00 сумлык капиталь ремонт ясады.
Объектта плитәләр җәю һәм стеналарны буяу, брекчиядән идән өслеге ясау эшләре бара. Шулай ук су һәм электр белән тәэмин итү буенча эшләр бара.