15 февраль – Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгарган көн һәм Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көне. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Сынауларга түзә кеше” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында балалар Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү сәбәпләре, солдатларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук катнашучылар М.Җәлил тормышыннан кызыклы фактлар, иҗаты, автобиографик шигырьләр җыентыгы “Моабит дәфтәрләре” турында исләренә төшерделәр. Чара шагыйрьнең шигырьләрен уку, “Салют сиңа, Муса Җәлил” җырын башкару белән тәмамланды.
Думбра – рус балалайкасына охшаш татар музыка уен кораллары. Думбра Татарстанда гына түгел, Башкортстан, Казахстан, Үзбәкстан илләрендә дә яхшы таныш. Һәр халыкта хордофонның үз төре: домра, думбыра, дутар. 9 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Думбрада - көй” дигән мастер-класс шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чарада катнашучылар музыкаль инструментны дөрес тотарга, аннан аваз чыгарырга, бармакларны дөрес куярга, кулны тигез хәрәкәтләндерергә өйрәнделәр. Мастер-класс ахырында ансамбльдә уйнап карадылар.
Без мәктәп яшеннән үк герой пионерларның исемнәрен хәтерлибез. Чынлыкта фашистларга каршы көрәшүче яшүсмерләрнең саны күбрәк була – якынча 300 мең. 50 мең төрле көрәшләрдә, җәзалауларда һәлак була. Безнең көннәргә санаулылары гына килеп җитә. 8 февраль көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яшь герой – антифашистлар көненә үткәргән “Зур сугышның кечкенә геройлары” дигән хәтер дәресендә шул турыда сүз барды. Алып баручылар герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы чорында яшь антифашистларның илбасарларга каршы көрәше турында сөйләделәр. Балалар буыннан буынга батырлыклары истә калачак геройларның исемнәрен белделәр. Ә видео-презентациядән балалар яшь разведчик партизаннар, сугыш кырында үлгән яшьтәшләренең исем-фамилияләре белән таныштылар.
7 февраль көнне Арча балалар сәнгать мәктәбендә Альберт Гайнетдинов истәлегенә III "Гөслә - Fest" Республика милли мәдәният фестивале үтте. Фестивальдә Югары Шытсу мәдәният йортының “Дубая” кече гөсләчеләр ансамбле катнашты һәм Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Җитәкчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук фестиваль кысаларында балалар өчен мастер-класслар, ансамбль, коллектив җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл оештырылды. Түгәрәк өстәлдә Гөлнар, Илшат Шарифуллиннар Югары Шытсу мәдәният йортындагы ансамбльләрнең эшчәнлеге, уңышлары белән таныштырдылар.
Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугышының иң хәлиткеч көрәшләреннән берсе була. 200 көн һәм төн дәвам иткән сугыш совет гаскәрләренең җиңүе белән тәмамлана. 1 февраль көнне үткән “Без тынычлык өчен” хәтер сәгатендә Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче нәкъ тә шул турыда сөйләделәр. Алып баручылар герой – шәһәр Сталинградның батырлыгы белән таныштырдылар. Тематик кинофильм буенча шәһәрне кем, ничек саклавы турында белделәр. Чара сугыш һәм тынычлык турында шигырьләр уку белән тәмамланды.
31 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Террорчылык һәм аның корбаннары” дигән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Катнашучылар террорчылык, аның төрләре, максатлары турында искә төшерделәр, соңгы елларда булган террор актлары турында сөйләштеләр. Теракт куркынычы янаганда үзеңне ничек тотарга, шикле предметлар күргәндә ничек эш итәргә икәнлеккә нык басым ясалды. Катнашучылар шулай ук тематик анкеталар тутырдылар.
Һәр елны январь аенда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 26 январь көнне хәзерге һәм булачак студентларны “Күңелле студент вакыт” дигән күңел ачу программасына җыйдылар. Башта мәдәният хезмәткәрләре студентларны бәйрәм белән котлады. Чара барышында студентлар студент тормышы турында сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, булачак студентларның сорауларына җавап бирделәр. Аннан программада каралган “Тылсымлы тартма”, “Мин студент”, “Җыр белән”, “Сорау-җавап” кебек турлар үттеләр. Һәркемгә истәлекле бүләк тапшырылды.
XX гасыр тарихында иң куркыныч вакыйгаларның берсе – Холокост. Бер сүздә күпме күз яше һәм газап. 25 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Холокост – буыннар хәтере” дигән чара барышында балалар, холокост, геноцид, үлем лагерьлары турында белделәр. Тоткыннарның “Освенцим” концлагерында күргән газаплары турында да бик кызыксынып тыңладылар. Әңгәмә презентация белән аралаштырып алып барылды.
Ленинград блокадасын өзү көненә 26 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Җиңелмәс Ленинград мәңге халык хәтерендә” дигән батырлык дәресе үткәрделәр. Алар балаларга Ленинград чолганышында калган кешеләрнең авыр язмышы, сынаулар турында сөйләделәр. Ленинградтагы икмәк нормасы балаларга бик нык тәэсир итте. Катнашучылар “Томыш юлы” турында да белделәр. Шулай ук Таня Савичевага багышланган күргәзмә белән таныштылар.
16 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Пушкин картасы” проекты буенча “Халык мәдәниятенең якты дөньясы” дигән фольклор кичә үткәрелде. Катнашучылар электән килгән татар фольклоры, гореф-гадәтләре белән таныштылар, әби- бабайлар нинди уеннар уйнаганны, җырлар җырлаганны, борынгы табышмаклар чишкәнне белделәр. Шулай ук татар халык уеннары оештырылды, “Түгәрәк уен” журналына күзәтү ясалды. Чара татар халык җырларын башкару белән тәмамланды.