ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2026 ел
шимбә

   Югары Шытсу, Түбән Шытсу авыл мәдәният йортлары, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре Түбән Шытсу төп мәктәбе белән 8 майда Җиңү көненә оештырган  митинг – концерт «Җиңү һәркемнең күңелендә яши» дип аталды. Бәйрәмгә тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде, шулай ук авыл халкы да җыелды. Катнашучыларны Җиңү көне белән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., район администрациясеннән килгән вәкил – Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н. котлады. Шулай ук Түбән Шытсу авылы имамы да үзенең изге теләкләрен җиткерде. Укучылар, мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар башкарган биюләр, сугыш чоры, безнең заманның тынычлык, дуслык турындагы җырлары, шигырьләр, инструменталь башкарулар беркемне дә битараф калдырмады. Сугыш кырында ятып калган авылдашлар һәм тыл ветераннары мемориаль такталарына чәчәкләр, веноклар салынды, “Хәтер бакчасы” акциясе үткәрелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

4
май, 2026 ел
дүшәмбе

   2 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергәләп Бөтенроссия “Георгий лентасы” акциясенә кушылдылар. Бу чараның максаты - яңа буынга сугышта җиңүнең ничек яуланганын, без кемнәрнең варислары, кемнәр белән горурланырга, кемнәрне истә тотарга тиеш икәнне төшендерү. Балаларга ике төс – кара һәм кызгылт – сары нәрсә белдергәне аңлатылды. Шулай ук Җиңү символларының тарихын тыңладылар. Соңыннан урамда авылдашларга ленталар өләштеләр, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, митинг-концертка чакырдылар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү чаралары башланды. Геройларны искә алу максатыннан "Җиңү тәрәзәләре" акциясе үткәрелә. 2 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханәсе дә бу  Бөтенроссия акциясенә кушылды. Мәдәният хезмәткәрләре балалар белән тәрәзәләрне Бөек Җиңү символлары: мәңгелек ут, салют, күгәрченнәр белән бизәделәр.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

1 май көнне Югары Шытсу мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Шытсу” җәмгыятенен сөтчелек комплексында “Умырзая” агитбригадасы белән чыгыш ясадылар. Алар Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котладылар. “Хезмәт төбе – хөрмәт” дип аталган чыгышта җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, музыка уен коралларында уйнадылар, вакытлы матбугат белән таныштырдылар. Терлекчеләр үзләренең яшьлекләрен искә алдылар, 1 Май бәйрәмен ничек билгеләп үткәннәрен сөйләделәр, баянга кушылып бәрмә уен коралларында уйнадылар. Чара күмәк татарча бию белән тәмамланды. Һәркем бәйрәм кәефе белән таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

  28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Бу көн Халыкара хезмәт оешмасының карары нигезендә 2001 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан 26 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәтне саклау – безнең тормыш, безнең сәламәтлек” дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Чара барышында катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен, куркыныч зур булган биналарда үзеңне ничек тоту турында исләренә төшерделәр. Шулай ук мәдәният йортларында, спорт залларында хезмәтне саклау белән танышуны дәвам иттеләр, розетка, яктылык чыганаклары, техника булган бүлмәләрдәге куркынычсызлык турында тыңладылар. Соңыннан балалар тематик интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

26
апрель, 2026 ел
якшәмбе

   Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга 25 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә               «Шигърият дөньясында» дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, әсәрләре сәхнәләштерелде, тематик күргәзмә белән танышылды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

25
апрель, 2026 ел
шимбә

26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 23 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр.  Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Чара ахырында тематик презентация күрсәтелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

15
март, 2026 ел
якшәмбе

14 мартта Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

3
март, 2026 ел
сишәмбе

3 март көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысаларында “Россия геройлары турында” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында сүз үзенең тормышын кызганмыйча тыныч тормыш өчен көрәшкән һәм көрәшүче егетләр турында барды. Алып баручылар махсус хәрби операциядә катнашучыларның да батырлыклары турында сөйләделәр. Алар арасында безнең якташлар, авылдашлар да бар. Әңгәмә тематик презентация карау һәм күргәзмә буенча чыгыш белән үрелеп барды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

  21 февральдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Батыр егет – ил күрке” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Кичә мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котлавы белән башланып китте. Китапханәче тарафыннан тематик күргәзмә тәкъдим ителде. Бәйрәмнең икенче өлешендә “23 сорау” дигән интеллектуаль уен оештырылды. Катнашучылар армия темасыны булган сорауларга җаваплар бирделәр, җырлар җырладылар, солдатта булганнар армия тормышы турында сөйләделәр. Кичә истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International