ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2024 ел
якшәмбе

28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Бу көн Халыкара хезмәт оешмасының карары нигезендә 2001 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәтне саклау – безнең тормыш, безнең сәламәтлек” дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Чара барышында катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен, куркыныч зур булган биналарда үзеңне ничек тоту турында исләренә төшерделәр. Шулай ук мәдәният йортларында, спорт залларында хезмәтне саклау белән танышуны дәвам иттеләр, розетка, яктылык чыганаклары, техника булган бүлмәләрдәге куркынычсызлык турында тыңладылар. Соңыннан балалар тематик интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

27
апрель, 2024 ел
шимбә

    Г.Тукайның туган көне 26 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Тәрҗемә ит” дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, “Дубая” халык уен кораллары ансамбле Г.Тукай сүзләренә язылган җыр көйләрен башкарды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Алар интеллектуаль биремнәр чиштеләр, татарча һәм русчага сүзләр, сүзтезмәләр тәрҗемә иттеләр. Ә тамашачылар белән “Тылсымлы тартма” уены уйналды. Тартма эченнән берәр әйбер алып, аның рус һәм татар телендәге атамасын әйтергә тиешләр иде. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

24
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 24 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр.  Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Чара ахырында тематик презентация күрсәтелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

   Шигърият хисләрне, борчуларны, соклануны белдерергә мөмкин булган зур көч булып тора. 18 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны “Күңел көзгесе” дип аталган шигърият бәйрәменә чакырдылар. Катнашучылар шигъриятнең нидән башланганын белделәр, беренче шигырьләр язылу тарихы белән таныштылар. Балалар алдан ук әзерләнеп килеп, яраткан шигырьләрен сәхнәдән сөйләделәр. Шулай ук курайда татар халык көйләре дә яңгырады. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

12
апрель, 2024 ел
җомга

 Йолдызларга очу хыялы кешелекне һәрчак озата барган. Күп кенә илләрдә җирнең тарту көче, аны җиңәргә тырышучы кешеләр турында риваятьләр дә туган. Татарстанда Фәнни – технологик үсеш елы кысаларында 12 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Космонавтика көненә үткәрелгән “Кеше, галәм” дигән мәгълүмат программасында шул турыда сөйләштеләр. Катнашучылар бу көннең тарихы, космонавтлар турында исләренә төшерделәр. Программа барышында тематик презентация һәм китаплардан балалар хезмәтләре космос белән бәйле булган галимнәр, конструкторлар турында белделәр. Шулай ук викторина сорауларына да җаваплар бирделәр. Ахырдан катнашучылартематик рәсемнәр буядылар. Чарада бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат җиткерелде. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

Сәламәт булу – кешенең табигый теләге, иртәме-соңмы, ул бу турыда

уйлана. 11 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында Бөтендөнья

сәламәтлек көненә багышланган “Модада - сәламәт булу” дигән уен

тренингында нәкъ менә шул хакта сүз барды. Нәрсә ул сәламәт яшәү рәвеше,

аны үтиләрме – катнашучылар шул сорауларга җаваплар бирделәр.

“Ышанам-ышанмыйм”, “Сәламәтлекне нәрсә формалаштыра” кебек

күнегүләр эшләделәр, наркотикларга каршы темага әңгәмә алып бардылар.

Ахырдан хәрәкәтле уеннар оештырылды.

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Балаларны бәхетле итүнең иң яхшы алымнарының берсе – аларны әйбәт юморга өйрәтү, көлү урынлы булганда бөек икәнлеккә төшендерү. Шушы максат белән 3 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Көлке дусларын җыя” дигән күңел ачу сәгате оештырылды. Чараның башында балалар бәйрәмнең килеп чыгышы белән таныштылар. Аннан клоун белән күңелле сорауларга җавап бирделәр, биремнәр үтәделәр. Иң озак көлүгә дә конкурс үткәрелде. Ахырдан катнашучылар баллы призга ия булдылар. Чарадан һәркем күңеллелекнең, көлүнең җылысын тоеп таралышты. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

2 апрельдә, Рамазан аеның 23енче көнендә, Югары Шытсу мәдәният йортында “Иман нуры керсен күңелләргә” дигән вәгазь кичәсе һәм зур ифтар оештырылды. Чарага барлык авыл халкы чакырулы иде. Авыз ачканнан соң күмәкләп намаз укылды, Коръән сүрәләре, вәгазь тыңланды. Шулай ук әдәп-әхлак кагыйдәләре, мөселман динен дөрес аңлау, гореф-гадәтләр, тормыш кыйммәтләре турында сөйләшенде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар өчен тематик викторина оештырылды, бүләкләр бирелде. Чара кунакларның өстәл артында аралашуы белән тәмамланды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

27
март, 2024 ел
чәршәмбе

27 март көнне Халыкара театр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Театр – тылсымлы дөнья” дигән танып белү һәм күңел ачу программасы үтте. Чара барышында балаларга театрның сәнгатьнең бер төре булуы, аның барлыкка килү тарихы турында сөйләнде, актёрларның, танылган театр әһелләренең тормышын чагылдырган китап күргәзмәсе белән таныштырылды. Презентация буенча театр төрләре, андагы төп хезмәткәрләр турында белделәр. Программа ахырында балалар театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук тематик уеннар оештырылды. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

26 март көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән музыка сәгате үтте. Чара барышында балалар татар халык җырларын җырладылар. Баянга курайда һәм кашыкларда татар көйләрен уйнадылар. Шулай ук катнашучылар татар халык җырларын җырладылар һәм җырлар өйрәнүне дәвам иттеләр. Мондый чаралар балаларда музыкага, сәнгатькә кызыксыну уяталар. 

Тэги: Югары Шытсу авыл мәдәният йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International