Бию – музыкаль ритм, гәүдә хәрәкәте аркылы эмоцияләр җиткерү сәнгате. Ул кешеләрнең хисләрен, кәефен, идеясен сүзсез генә белдерергә мөмкинле бирә торган универсаль тел. Шул ук вакытта бию – зур көндәлек хезмәт. 19 мартта Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Бию сәнгате” дигән мастер – класс нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар “Чабата” халык биюе элементлары белән таныштылар, халык биюенең табигый тирәлектә башкарылуын, аерым традицион хәрәкәтләре, ритмы, костюмнары барын белделәр. Ахырдан катнашучылар бию күнекмәләренә сәләтләрен күрсәттеләр. Кечкенәләр “Әпипә” биюен ныгыттылар.
16 март көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Хуш киләсең, Нәүрүз” дигән яз бәйрәме үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең тарихы, Нәүрүзнең юмарт уңышлы елга өмет икәннен белделәр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә белән биюләр, уеннар оештырылды, яз һәм кыш турында табышмаклар чишелде. Соңыннан Нәүрүзбикә тәмле чәй, коймак, ботка белән сыйлады. Һәркем күтәренке язгы кәеф белән таралышты. Бәйрәмгә килүчеләр юмарт, уңышлы ел килүен теләделәр.
10 мартта Гаилә елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Кунакка рәхим ит” исеме астында урам бәйрәме оештырдылар. Бу көнне бигрәк тә балалар көтеп алды. Алар белән бергә ботка өчен ярма, Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр, күчтәнәчләр җыелды. Һәр өйгә иминлек теләнде, шигырьләр белән һәркем бәйрәмгә чакырылды. Авылдашлар чакыруны бик теләп кабул итте.
7 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә махсус хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм йөзеннән “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсе – хәйрия концерты оештырдылар. Бәйрәмгә уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр дә чакырылган иде. Башта бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы башлыгы Мәүлетов Б.М., “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х. котладылар һәм җыр бүләк иттеләр. Программа заманча һәм халык җырлары, биюләре белән үрелеп барды, халык музыка уен коралларында көйләр башкарылды. Тематик китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. “Чын күңелдән” дигән бәйрәм кичәсеннән һәркем шәфкатьлелек хисләре, яхшы кәеф белән таралышты.
Һәр елны январь аенда Студентлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре 27 январь көнне хәзерге һәм булачак студентларны “Күңелле студент вакыт” дигән музыкаль спорт программасына җыйдылар. Башта студентларны авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм белән котлады, җирлек башлыгы яшь белгечләр өчен ярдәм программалары белән таныштырды. Чара барышында студентлар студент тормышы, аның традицияләре турында сөйләделәр, үзләренең фикерләре белән бүлештеләр, булачак студентларның сорауларына җавап бирделәр. “Мин студент”, “Кем тизрәк”, “Җыр белән” һәм башка уеннар оештырылды. Программа күмәк җыр белән дәвам итте. Чарада катнашучылар – “Дубая” ансамбленең элекке әгъзәләре иде. Алар өйрәнгән көйләрне хәтерлиләр. Чара ансамбль чыгышы белән тәмамланды. Һәркемгә истәлекле бүләк тапшырылды.
Җәмгыятьтә каршылыкларсыз яшәү мөмкин түгел, кешеләр дөньяга карашлары, теләкләре белән һәрчак аерылып торачаклар. Ләкин бу каршылыкларны конфликтка китереп җиткермәскә кирәк. Физик һәм күңел сәламәтлеген саклау өчен, конфликтларны булдырмаска өйрәнергә, булган очракта чишелешен табарга кирәк. 29 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында узган “Конфликтларны булдырмау яки чишү” тематик сәгатендә нәкъ менә шушы турыда сүз барды. Балалар нәрсә ул конфликт, аның нәтиҗәсе турында белделәр, толерантлык турында сөйләштеләр. Һәркем “Конфликтлы хәл туганда үз-үзеңә бәя бирү” тесты эшләде һәм йомгак ясады. Аннан катнашучыларга төрле конфликтлы хәлләр тәкъдим ителде. Балалар аларның чишелешен табып, үз фикерләрен җиткерделәр.
Һәр кешегә иң якын бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне. Шул уңайдан 26 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Барысы өчен дә рәхмәт сиңа” дигән тематик кичә үткәрделәр. Быел бәйрәмебезнең кунаклары уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар һәм уллары, кызлары атказанган хезмәткәр исеме алган әниләр булдылар. Кичә мәдәният хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. котлавы белән башланып китте. Чара барышында кунаклар үзләре турында сөйләделәр, балачак, яшьлек мизгелләрен, эш көннәрен исләренә төшерделәр. Ә үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр, әниләргә бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. Тамашачылар һәр чыгышны бик җылы кабул иттеләр. Шулай ук тематик папкалардан күргәзмә әзерләнгән иде. Гадәт буенча быелгы Аналар көне чарасы да күмәк бию, “Кояш гомере телим” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Кичә җылы, җанлы үтте, һәр кеше өчен чын бәйрәмгә әверелде.
23 октябрьдә Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәт төбе – хөрмәт” дигән бәйрәм концерты булды. Беренче өлештә тамашачыларга “Уракка төшү” йоласы һәм авылдашлар язган “Шытсуым” җыры тәкъдим ителде. Икенче өлешендә мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, шигырьләр, биюләр, музыка уен коралларында номерлар бүләк иттеләр. Тамашачылар һәр артистны бик җылы каршыладылар, чыгышларны көчле алкышларга күмделәр. Концерт чын бәйрәмгә әйләнде. Чара Түбән Шытсу авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
15 октябрьдә Милли мәдәниятләр 1әм гореф-гадәтләр елы кысаларында Әтиләр көне һәм Икмәк көненә карата “икмәк булса, җыр да була” дигән бәйрәм кичәсе үтте. Кичә мәдәният хезмәткәрләренең һәм балаларның котлавыннан башланды. Игенче әтиләр көндәлек хезмәт көннәре турында сөйләделәр. Аннан кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Чара концерт номерлары белән аралашып барды. Кичә күмәк җыр һәм бию белән тәмамланды һәм һәркем өчен чын ял булды.
12 октябрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы һәм “Пушкин картасы” проекты кысаларында “Уйна, тальян” дигән мастер-класс үткәрделәр. Башта балалар милли уен коралы тальянның килеп чыгышы, ни өчен алай аталганы турында белделәр. Мәдәният хезмәткәрләре катнашучыларга тальян буенча иң гади күнекмәләрне, уйнауның төп алымнарын күрсәттеләр. Мехны ничек йөртергә, аваз өстендә ничек эшләргә икәнлеген аңлаттылар, башкарырга мөмкин булган гади көйләрне өйрәттеләр.