24 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында “Курайның җырлы чишмәсе” дигән чираттагы мастер - класс үтте. Балалар курайда өйрәнүне дәвам иттеләр. Курайда уйнау яхшы координация таләп итүен, бер үк вакытта сулыш, тел, бармакларның эшләргә тиешлеге катнашучыларга тагын бер кат аңлатылды. Курайда уйнау алымнары күрсәтелде, балалар белән бергә татар халык көйләре уйналды.
18 октябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йортында Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар тарафыннан “Туган якка кайтты кайтмаганнар, “Хәтер китабы”на төренеп” дигән концерт программасы күрсәтелде. Концерт театраль күренештән башланып, иҗади коллективлар, солистларның җыр, шигырь, бию, инструменталь номерлары белән дәвам итте. Күңелләргә кереп калырлык чыгышлар һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.
7 октябрьдә Бөтендөнья укытучылар көненә Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Чарага төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә хезмәт куйган укытучылар һәм бүгенге коллектив чакырылган иде. Концерт авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм мәктәп директоры Әхмәтшин И.И.ның котлау чыгышыннан башланды. Кичә “Башваткыч” тапшыруы форматында барды. Тамашачыларга мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан музыкаль номерлар тәкъдим ителде. Кичә чәй табыны артында җылы, җанлы әңгәмә, оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән тәмамланды.
Арчада 6 октябрьдә «Татарстан – безнең йортыбыз» республика этномәдәни фестивале узды. Фестивальнең максаты - Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту, үзара рухи баету, күпмилләтле мәдәниятне саклап калу, үстерү һәм популярлаштырудан гыйбарәт. Фестивальдә Югары Шытсу мәдәният йортыннан Шарифуллиннарның гаилә дуэты “Инструменталь музыка” номинациясендә чыгыш ясады һәм диплом белән бүләкләнде.
3 октябрьдә Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Югары Шытсу, Түбән Шытсу мәдәният йортлары, Елыш авыл клубы, Югары Шытсу китапханәсе хезмәткәрләре “Гомер көзегез җылы булсын” дигән бәйрәм концерты үткәрделәр. Концерт авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. һәм авыл имамы котлауларыннан башланды. Чара барышында ретро һәм заманча җырлар, туган як турында шигырьләр яңгырады, биюләр башкарылды. Тамашачылар музыка уен коралларындагы чыгышларны да бик сокланып кабул иттеләр. Үзешчән сәнгать артистлары тәкъдим иткән концерт һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.
3 сентябрь – Терроризм белән көрәштә теләктәшлек белдерү көне. Бу көн 2004 елның сентябрь аенда Беслан шәһәрендә булган вакыйгаларга багышлана. Ул вакыттагы террористик актта йөзләгән кеше үлә, күбесе балалар була. 3 сентябрь Югары Шытсу мәдәният йортында үткән “Һәрвакыт булсын кояш” дигән тынычлык дәресе шул турыдагы әңгәмәдән башланды. Шулай ук тынычлык һәм дуслык турында сөйләшенде, тематик стенд буенча терроризмга каршы мәгълүмат искә төшерелде.
Татарстан Республикасы көне бүген – бөтен халык бәйрәме. Шул уңайдан 31 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Җырлы – моңлы туган ягым” дигән тематик кичә үткәрделәр. Катнашучылар патриотик җырлар, музыка уен коралларында көйләр башкардылар. Кичә “Мин яратам сине, Татарстан” җырын җырлап, халык уеннары белән тәмамланды.
Югары Шытсу мәдәният йортында 31 августта ПК буенча үткән чираттагы “Думбрада көйләр” дигән мастер-класс булган белемнәрне ныгытудан башланды. Чарада катнашучылар думбрада аваз чыгарырга, бармакларны дөрес куярга, кулларны тиешенчә хәрәкәтләндерергә өйрәнүне дәвам иттеләр.
24 август көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Татарстан көненә традиция буенча “Җәйге күчтәнәч” дигән балалар концерты оештырдылар. Чара мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге, авылда яшәүче һәм кунакка кайткан балаларны берләштерде. Концертны иҗади номерлар, яңа талантлар, күңелле кәеф озата барды. Балалар биюләр, дуслык, туган як турында җырлар, шигырьләр башкардылар. Балаларның чыгышлары онытылмаслык булды. Тамашачылар кечкенә артистларны озак һәм җылы алкышларга күмделәр.
Һәр елны бөтен дөньяда Халыкара балалар көне билгеләп үтелә. Безнең илдә ул 1 июньдә үтә һәм Балаларны яклау көне дип атала. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә 12 июньдә “Күңелле балачак” дигән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Балалар бик теләп конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә бик оста үтәделәр. Бәйрәм күңелле үтте. Ахырдан барлык балалар да бүләкләнде.