12 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Искечә Яңа ел уңаеннан традиция буенча үткәрелә торган “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсен уздырдылар. Ул кичәгә 2025нче елда 50 яшьләрен тутырачак үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов И.Х., Шытсу җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., мәдәният хезмәткәрләренең котлау сүзләре һәм җырлары белән башланып китте. Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы кысаларында барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга капучино, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде. Шоу 4 турдан торды. 1 тур - “Мәктәп сораулары”. Сораулар логикага бирелде. Юбилярлар татар халык җырын акапелла җырладылар. Икенче турда алар үзләре турында сөйләделәр. Өченче тур “Кар бөртеге– сорау” дип аталды. Стенага “кар бөртекләре” эленде, алар артына сүзләр язылды. Шул сүзләр буенча үзләренең тормышына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дүртенче котлау турында юбилярларга туганнары, дуслары, якыннары җырлар, шигырьләр, җылы теләкләр бүләк иттеләр. Тапшыру барышында Кыш бабай да килеп котлады, уеннар оештырды, күчтәнәчләр өләште. Тематик кичә бик позитив, иҗади, җанлы үтеп, дискотека белән тәмамланды.
11 январьда Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Тормыш начар гадәтләрдән башка матур” дигән аралашу сәгате үткәрделәр. Чара барышында “начар гадәтләр” дигән төшенчә үзе нәрсәне аңлата, нинди начар гадәтләр бар, һәр кеше начар гадәтләргә бирешергә мөмкин – шушы турыда әңгәмә алып барылды. Оештыручылар “Син каршы тора аласыңмы?” дигән тренинг оештырып, катнашучылардан ихтыяр көче, сәламәтлеккә зыян китерә торган гадәтләргә каршы тора алу-алмау турында фикерләр тыңладылар. Чара ахырында тематик буклетлар өләшенде.
2025 ел Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Бу безнең илне саклаганнарга һәм саклаучыларга хөрмәт билгесе. Бу ел безгә Ватан сакчыларының батырлыгы белән сакланучы тарихи хәтернең һәм ил кыйммәтләренең мөһимлеген аңлата. Югары Шытсу мәдәният йортында 9 январьда үткән “Ватанны саклаучылар елы” дигән мәгълүмат сәгате нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз турындагы папка белән таныштылар, шулай ук бабаларының Бөек Ватан сугышы елларындагы тормышы, батырлыклары турында сөйләштеләр.
7 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Сюрпризлы чыршы” дигән Яңа ел кичәсе үткәрделәр. Чыршыда артларына уен-сюрпризлар язылган уенчыклар ээленгән иде. Кыш бабай кигәннән соң балалар уенчыкларны сайлап, кызыклы биремнәр үтәделәр, клоун белән “Шариклар”, “Чыршыкайлар” һәм башка уеннар уйнадылар. Һәркем Кыш бабайдан күчтәнәчләр алды. Шулай ук Кыш бабай әтиләре МХОда булган балаларны котлады, бүләкләр тапшырды. Кичә бик күңелле үтте, барлык балаларга да ошады.
Кышкы каникуллар дәвам итә. 4 январьда Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен “Күңелле Яңа ел сәгате” дигән уен программасы оештырдылар. Балалар “Алтын шар”, “Кышкы алма”, Бию түгәрәге” кебек уеннар уйнадылаар. Чара ахырында һәркем баллы призга ия булды.
4 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре чираттагы “Кубызда уйнарга өйрәнәбез” дигән мастер – класс үткәрделәр. “Дубая” халык уен коралларының кечкенәләр төркеме кубызда уйнау техникасын искә төшерде. Мастер-класска авылга кышкы каникулларга кайткан балалар да кушылды. Алар шулай ук кубызда уйнау серләренә төшенә башладылар. Балалар бәрмә уен коралларында да уйнадылар.
3 январь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты ёщм китапханәсе хезмәткәрләре “Кар королевасы патшалыгында” дигән балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрделәр. Бәйрәм Кар королевасының котлавы һәм уеннары белән башланып китте. Ә Кыш бабай белән Кар кызы, клоун килгәч, балалар шигырьләр сөйләделәр, җырлар, биюләр башкардылар, әйлән – бәйлән ясадылар, “Теләкләр шары”, “Яңа ел флешмобы”, “Йолдызчык” һәм башка уеннар уйнадылар. Бәйрәмнән барысы да канәгать калып, бүләкләр һәм шәп кәеф белән таралышты.
Яңа ел – иң көтеп алынган бәйрәм. 31 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Яңа ел сукмаклары буйлап” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бәйрәм театральләште-релгән тамаша белән башланып, концерт номерлары һәм конкурслар белән дәвам итте. Чын күңел ачу Кыш бабай, Кар кызы, Яңа ел килгәч башланды. Алар һәркемгә бүләкләр өләштеләр, биюләр, җырлар, уеннар белән бәйрәм чарасын ямьләндерделәр. Бәйрәм җылы, шатлыклы атмосферада үтте.
29 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Елмай, бәхет” дигән оттырышсыз лотерея үтте. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең Яңа ел котлавы белән башланып китте. Котлау сүзе белән авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М. чыгыш ясады. Лотерея уены җырлар, шигырьләр, биюләр белән аралашып барды. Кичә барышында махсус хәрби операциядәге авылдашыбыз Гомәров Айнурның балаларын да бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар да җылы сүзләр, теләкләр әйттеләр, кызыклы биремнәр башкардылар. Бәйрәмнән һәркем бүләкле булып, шат күңел белән таралды.
Гаилә елы кысаларында “Гаилә көзе” проекты буенча 20 декабрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Яшь күңел” фольклор ансамбле әгъзасы Сания апа Хидиятуллинаның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Яшик без дөньяны яратып” дигән портрет – кичә үткәрделәр. Юбилярны авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., балалар, оныклар, туганнары, авылдашлары котлады. “Яшь күңел” ансамбле үзенең чыгышын бүләк итте, Сания апа да җырга кушылды. Икенче ел инде махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җон оекбашлар бәйләүче коллектив та юбилярга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Чөнки Сания апа да шушы хатын-кызлар арасында хезмәт куя. Кичә буе юбиляр хөрмәтенә җылы сүзләр, котлаулар, музыкаль номерлар яңгырады. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре яңа бәйрәм – 21 декабрьдә билгеләп үтелә торган Күп балалы гаилә көне белән дә котладылар. Сания апа да күп балалалы гаиләдә үсә, үзе дә күп бала анасы, бер кызының, бер улының гаиләләре дә күп балалы гаилә. Кызганыч, 2006 елда Сания апаның тормыш иптәше мәңгелеккә күчә, Сания апа 5 баланы берүзе аякка бастыра, аның 9 оныгы бар. Балаларына, якыннарына мәхәббәте, авылдашларына хөрмәте һәрвакыт аерылып тора торган сыйфаты булды. Бүген Сания апа авылның абыстае. Кичә ахырында ул үз тормышы, бәхете турында җыр җырлады. Тамашачылар күңелләре тулып тыңладылар. Сания апа тагын бер кат сабыр, көчле рухлы хатын –кыз, әни, әби икәнен раслады. Портрет – кичә җиңел дә, дулкынландыргыч та булып, бер тында узып китте. Чын күңелдән аралашу, хатирәләр, истәлекләр юбиляр күңелендә озак сакланыр.