Гаилә елы кысаларында 13 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара чәй көненә “Без бергә бәхетле” дигән ял кичәсе үткәрделәр. Кунакка инде икенче ел рәттән махсус хәрби операциядәге егетләребезгә җыелышып җылы оекбашлар бәйләүче әниләр, әбиләр чакырылган иде. Чара барышында чәйнең килеп чыгу тарихы, бу бәйрәмнең традицияләре белән таныштылар, чәй турында кызыклы фактлар турында сөйләштеләр. Шулай ук кунакларны кызыклы музыкаль дартс көтә иде. Алар “Көйне бел”, “Ретро җырлар” турларын үттеләр. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды. Бу гади Чәй көне генә түгел, ә хуш исле чәй өстәле артында күңелле хатирәләрне искә алып, яхшы кәеф бүләк итүче көн булды.
Илдә иң зур бәйрәмнәрнең берсе булып Россия Конституциясе көне тора. Бәйрәмнең тантаналыгы зур роль уйный. РФ Конституциясе төп закон буларак карала. Ул төрле җәмгыяти мөнәсәбәтләрне көйләүче булып тора. Хокук документлары Конституциягә буйсына. 11 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә үткән “Конституция – төп закон” түгәрәк өстәле нәкъ шушы турыда сөйләшүдән башланды. Чара барышында балалар “Своя игра” интеллектуаль уенында катнаштылар. Сораулар танып-белү өлкәсенә кагыла иде. Катнашучылар Ватан тарихы буенча кызыклы мәгълүматлар тупладылар.
Халыкара коррупция белән көрәш көненә 7 декабрьдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Синең сүзең дә кирәкле” дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Катнашучылар “коррупция” төшенчәсенә аңлатма бирделәр. Презентация карау тагын бер кат тормышта бар әйбер дә акча белән генә үлчәнмәвен, тәрбияле, гадел булып калу өстен икәнен аңлатты. Җанлы әңгәмә коррупциягә каршы көрәш буенча барды. Яшүсмерләр нинди генә көрәштә дә үзеңнән башларга кирәк булуы турында нәтиҗә ясадылар. Чара барышында катнашучылар стенгазета да чыгардылар.
7 декабрьдә Ватан Геройлары көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә “Ватан Геройлары” дигән патриотик сәгать үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар бу көннең тарихы, Россия Геройлары, аларның батырлыклары турында белделәр. Шулай ук Дан ордены кавалерлары, Советлар Союзы, Социалистик хезмәт Геройлары турында исләренә төшерделәр. Аерым тема булып бүгенге көн геройлары – махсус хәрби операциядә катнашучылар торды. Оештыручылар “Саба таңнары” газетасында басылган “Россия Геройлары – Саба җирендә” дигән мәкалә белән таныштырдылар. Тематик китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
3 декабрь көнне Инвалидлар ункөнлеге кысаларында Югары Шытсу мәдәният йортында “Без бергә” дигән тематик сәгать үткәрелде. Чарага сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булса да актив тормыш рәвеше алып баручы авылдашлар чакырылды. Алар үзешчән сәнгатьтә дә активлар. Тематик сәгать “Җырлыйк әле” телетапшыруы форматында барды. Катнашучылар көйләр, экрандагы сүзләр буенча җырларны табып, бергәләп җырладылар. Кичә барышында һәркем үзе турында, нинди авырлыкларны җиңәргә туры килгәнен сөйләделәр. Гайфулла абый Мусин үзенең яраткан җырын башкарды. Тематик сәгать бик җылы үтте.
Һәр кешегә дә иң якын бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне. Шул уңайдан 29 ноябрь көнне Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “Әниләр көне – изге бәйрәм” дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Быел кичәнең кунаклары уллары махсус операциядә булган аналар һәм “Дубая” халык уен кораллары ансамбленә йөрүче балаларның аналары булдылар. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавыннан башланды. Әниләр өчен интеллектуаль уен оештырылды. Әниләр әдәбият, сәнгать, милли гореф-гадәтләр өлкәсендәге биремнәр буенча ярыштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Тирән хөрмәт, рәхмәт хисләре уллары махсус хәрби операциядә булган аналарга да белдерелде. Һәр әни истәлекле бүләккә лаек булды. Чара барышында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар җырлар, шигырьләр, биюләр бүләк иттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршыладылар. Традиция буенча быел да бәйрәм кичәсе “Кояш гомере телим” җырын күмәк башкару белән тәмамланды. Чара бик җанлы, җылы үтте, чын бәйрәм киче булды.
13 ноябрь көнне Шәмәрдәнмәдәният йортында “Тарихта без эзлебез” Республика шәҗәрә конкурсының район туры үтте. Түбән Шытсу авыл җирлеген 930 кешелек 8 буынны берләштергән Нигъматҗан нәселе тәкъдим итте. Ңюри һәм тамашачылар гаилә ядкәрләре, шәҗәрә агачы, тарихи материаллар, ризыклар, кул эшләре белән таныштылар. Ә сәхнәдә театральләштерелгән күренеш һәм музыкаль номерларда гаилә династияләре, гореф-гадәтләре, эшчәнлекләре, хезмәтләре турында сөйләнде. Гаилә диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
5 ноябрь көннеЮгары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре Татарстан Конституциясе көненә “Татарстан белгечләре” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уен сораулары тематик блогларга бүленгән иде. Катнашучылар үзләренең белемнәрен Татарстан тарихы, әдәбият,сәнгать өлкәсендә тикшерә, киңәйтә алдылар, Татарстанда яшәүчеләрнең милли гореф-гадәтләре турында искә төшерделәр. Чара “Мин яратам сине, Татарстан” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
20 октябрьдә Әтиләр көне уңаеннан Югары Шытсу мәдәният йортында “Әтиләр көнен бәйрәм итәбез” дигән тематик кичә үткәрелде. Бәйрәм мәдәният хезмәткәрләренең котлавы һәм музыкаль сәламнән башланды. Алга таба кичә “Җырлыйк әле” телетапшыруы форматында узды. Әтиләр, бабайлар берничә тур үттеләр, биремнәр буенча халык һәм ретро җырларны белделәр һәм җырладылар, ә әниләр, әбиләр аларга бәрмә уен коралларында баян белән берлектә ярдәм иттеләр. Турлар арасында гаилә традицияләре, балалар, оныклар тәрбияләү турында сөйләшенде. Катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Кичә чәй табыны артында тәмамланды.
Икмәккә чиксез хөрмәт һәрвакыт булган. 16 октябрьдә Икмәк көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре “Икмәк булса, җыр да була” дигән икмәк бәйрәме үткәрделәр. Балалар презентация буенча өстәлгә ипинең ничек килүен, әбиләре элекке заманнарда ипине ничек пешергәннәрен, кадерле кунакларны ни өчен ипи-тоз белән каршылаганнарын белделәр. Шулай ук тематик күргәзмә белән таныштылар. Икмәк турында табышмакларга җаваплар таптылар, ярмаларны аерырга өйрәнделәр. Чара ахырында тәмле икмәктән авыз иттеләр.