2023 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы карамагындагы барлык районнар хезмәткәрләре «Россия чаңгы юлы-2023» массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар. Барлык районнарда узган спорт чараларында иң көчле спортчылар, шулай ук теләгән һәркем: предприятие, оешма һәм бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, урта махсус һәм югары уку йортлары укучылары, мәктәп укучылары катнашты.