3 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре һәм анда яшәүчеләр язгы өмәдә катнаштылар.
3 нче апрельдә безнең балалар йорты тәрбиячеләре балалар өчен «Балаларның үз хокуклары һәм бурычлары бар» дигән хокук тәрбиясе буенча тренинг үткәрделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
Көлке һәм мәзәкләр көне-халыкара юмор бәйрәме, аны күп илләрдә 1 апрельдә билгеләп үтәләр. Бу көнне шаяру, күңел ачу, туганнарыбыз, дусларыбыз, хезмәттәшләребез, якыннарыбыз һәм бөтенләй таныш булмаган кешеләр белән шаярту гадәте бар.
Беренче апрель шаяртулары бик күп якты тәэсирләр, уңай хис-кичерешләр бирә һәм озакка истә кала. Тик шуны истә тотыгыз: 1 апрельгә булган мәзәкләр күңелле һәм зарарсыз булырга тиеш.
1 апрель көнне Лесхоз интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә стена газетасы чыгарылды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика уткәрелә.
25 март көнне Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән «Сугыш булды, без тыл идек» дигән темага тарихи сәгать үткәрелде.
23нче март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр саф һавада урам тренажерларында физкультура сәгатендә катнаштылар. Бу кунегүләр физик сәламәтлекне ныгытуга һәм эмоциональ фонны яхшыртуга ярдәм итә.
20нче март көнне безнең балалар йортында мөселманнарның төп бәйрәмнәренең берсе - Ураза бәйрәменә багышланган чара узды.
"Һөнәрләр дөньясына беренче адымнар" түгәрәген гамәлгә ашыру кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Венский вафли" мастер - классында катнаштылар. Алар үзләрен чын пешекчеләр итеп хис иттеләр.
18 мартта безнең ил мөһим бәйрәм – Кырымның Россиягә кушылуы көнен билгеләп үтә. Аның хөрмәтенә «Сладкоежка» түгәрәгендә тәрбияләнүчеләр чын Кырым ризыгы – чебуреки әзерләгәннәр, аларны Кырымда «чир – чир»дип атыйлар.