21 март конне күп илләрдә яз килү белән бәйле Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу бэйрэм, көн белән төн тигезләнгән тәүлеккә туры килә. Шушы уңайдан 21 мартта Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында “ Күңелле стартлар " узды.
Бу мавыктыргыч чарада интернатта яшәүчеләр үзләре катнашты. Барлык катнашучыларда да бу спорт чарасы яхшы күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр калдырды.
21 мартта ел саен Бөтендөнья Даун синдромы белән авыручылар көне билгеләп үтелә. Бу синдромлы кешеләр турында җәмгыять күбрәк белсен, аларга карата игелекле, түземлерәк, булсын өчен эшләнә. Мондый үзенчәлекле кешеләр безнең дөньяны башкача күрәләр. «Кояшлы» дип аталган балалар башкаларга караганда мәрхәмәтлерәк, ышанучан булалар. Бу көнне Саба районы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Кояшлы балалар өчен «Без зур кояшның кечкенә нурлары» дигән чара уздырдылар.
Яз алдыннан «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә исәптә торган өлкәннәребез социаль хезмәткәрләр белән берлектә "Яшел үсенте" хезмәт терапиясе кулланып чәчәк һәм башка үсентеләре утырту эшен башлап җибәрделәр. Әлеге технологиянең актуальлеге: үсентеләрне карау иҗади эшчәнлеген арттыра, аралашу күнекмәләренә йогынты ясый, эмоциональ тайпылышларны кисәтә. Пенсионерларның актив тормыш позициясе барлыкка килә. Аң үсеше, күзәтүчелек, игътибарлылык, хезмәт сөючәнлек үсә.
17 мартта «Тургай» приюты Саба районының социаль яклау отчет концертында катнашты. Залда җылылык һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрә, төрле халык тематикасы җырлары яңгырый, «самоварны чистарту» халык йоласы күрсәтелде. Татар халык биюләре дә күңелле булды. Концерт тамашачыларның кайнар алкышлары астында узды. Якты номерлар барлык кунакларның һәм катнашучыларның күңелләрендә онытылмас тәэсир калдырды.
19 мартта приютта Казан шәһәренең якшәмбе чиркәү мәктәбе хезмәткәрләре искиткеч Крио - шоу һәм мастер-класс үткәрделәр.Чараның төп герое-сыек азот белән экспериментлар үткәргән профессор образындагы кеше. Мастер-класс барышында безнең балалар аның белән чын мәгънәсендә фантастик эшләр башкарырга мөмкин икәнен күрделәр.
Мастер-классның төп үзенчәлеге булып сыек азот ярдәмендә әзерләнгән татлы ризык туңдырма тора.Балалар бик шатландылар!
12-16 март көннәрендә Мордовия Республикасының Саранск шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Россия Чемпионаты" узды.
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәре Галимова Резеда үз эшендә “Библиотерапия” технологиясен куллана.
Бүген авыл китапханәсендә тәрбияләнүчеләр белән кызыклы, эчтәлекле китап укыдылар.
Уртага салып укылган китап турында фикер алыштылар, олы яшьтәге кешегә үзен генә түгел, шәхси проблемаларны һәм борчуларны да тулысынча аңларга, үз сорауларына җавап табарга ярдәм итә.
14 мартта Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта "Саба ЦРБ" табиблары тарафыннан социаль хезмәтләр алучыларга диспансер тикшерүе үткәрелде.
Диспансерлаштыру барышында интернат-йортта яшәүчеләрне хирург, эндокринолог, невропатолог, отоларинголог, гинеколог, окулист, психиатр, уролог һәм терапевт караган. Медицина тикшерүе яки диспансерлаштыру авыруларны ачыклауга, аларның үсеш куркынычын бәяләүгә юнәлдерелгән. Процедура берничә табибка баруны, анализлар һәм тикшерүләр үткәрүне күздә тота.
Саба районы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышлары расланган график нигезендә уза. Профилактика субъектлары килгән сигнал карталарны карадылар, гаиләләрнең торак-көнкүреш шартларын тикшерү актлары турында фикер алыштылар, ведомствоара исәптә торучы гаиләләр белән эшнең нәтиҗәләрен карадылар. МСРК утырышы материаллары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча район комиссиясенә җибәрелде.