ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2023 ел
сишәмбе

 «Тургай»  приютында төрле һөнәрләр нигезләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү программалары буенча «педагог һәм остаз елы» хөрмәтенә педагог-остазы Башарова Рузилә Солтановна турында телевизион тапшыру оештырылды. Безнең тәрбияләнүчеләр үзләренең яраткан укытучылары турында материаллар әзерләделәр, видеоматериаллар төшерделәр. Әлеге иҗади проектны төшерүдә безгә «Саба дулкыннары» телерадиокомпаниясе ярдәм итте,ул безнең репортажны телевидениедә «Атна» мәгълүмати тапшыруында күрсәтәчәк.

Тэги: ОСЗ Тургай

13
март, 2023 ел
дүшәмбе

 Приютта педагог һәм остаз елы хөрмәтенә «Бөтен бу дөньяны укытучы иҗат итә»дигэн кичэ утте.. Чараның төп герое-татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Мансур кызы булды. Ул хәзерге вакытта безнең приютта тәрбияче булып эшли. Ул узенен хезмэт юлын укытучы һөнэре буларак  башлый. Кичэ балаларга бик ошады.

Тэги: ОСЗ Тургай

10
март, 2023 ел
җомга

8 март көнне Югары Утар балалар интернат-йортында бу көнне «Ягез әле, кызлар!” дип исемләнгән кызыклы һәм күңелле программа белән билгеләп үттеләр.

Тэги: ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

Байлар Сабасында яшәүче өлкән яшьтәге, социаль хезмәтләрдән файдаланучыга, өен су басудан  саклану максатыннан, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре Мәсләвиева Гөлшат Саба муниципаль районы сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәп-интернаты "Тимуровчылар" хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә ярдәм күрсәттеләр. Алар ишегалдында да, урамда да карны чистарттылар.

 Бүген “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләренең чираттагы айлык җыелышы булып узды. Киңәшмә барышында актуаль эш мәсьәләләре каралды: расланган исемлек буенча 80 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны өйләренә (фатирларына) барып килү, социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән төрле чаралар оештыру турында.

Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар үткәрделәр.

Саба муниципаль районының социаль яклау бүлегендә аз керемле гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү буенча чираттагы ведомствоара комиссия узды.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бисквит торты ясау буенча мастер-класс үткәрделәр.

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар үзенчәлеге һәм оригинальлеге белән аерылып торган тортны ничек бизәргә икәнен өйрәнделәр.

Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре комиссия белән берлектә рейд оештырды. Комиссия вәкилләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы гаиләләрдә булдылар. Рейдка чыгу максаты йортларда электр һәм пожар куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрү.  Әлеге гаиләләр белән профилактик әңгәмәләр корылды һәм буклетлар таратылды.

Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ

Урамда әле кар ята, Ә календарьда яз инде! Язның беренче бәйрәме 8 март та килеп җитте.

“Тургай”  приютында 8 март бәйрәме бик күңелле үтте. Балалар бик тырышып конкурсларда катнаштылар.Бик күп бүләкләр алдылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Лесхоз интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көне ачык һәм матур итеп үткәрелде. 7 мартта бабайлар үз куллары белән тюльпаннар ясап, әбиләргә бүләк итәләр. 8 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бәйрәм концерт программасы белән чыгыш ясады. Хәйриячеләр Зарипов Илмир Рамазан улы һәм Гомәров Рузал Газинур улы бәйрәм хөрмәтенә чәчәкләр бүләк иттеләр.

Тэги: ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International