Лесхоз интернат-йортында Халыкара хатын-кызлар көне ачык һәм матур итеп үткәрелде. 7 мартта бабайлар үз куллары белән тюльпаннар ясап, әбиләргә бүләк итәләр. 8 мартта Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Бәйрәм концерт программасы белән чыгыш ясады. Хәйриячеләр Зарипов Илмир Рамазан улы һәм Гомәров Рузал Газинур улы бәйрәм хөрмәтенә чәчәкләр бүләк иттеләр.
3 мартта Югары Утар балалар интернат-йортында, "Педагог һәм остаз елы" кысаларында, тәрбияче Тимергалиева Ландыш азык-төлек плёнкасы кулланып традицион булмаган рәсем ясау техникасы буенча мастер-класс үткәрде.
Приютта патриотик тәрбия максатыннан 1 мартта «Аҗаган " хәрби-спорт уены узды. Уенда 2 команда катнашты. Балалар спорт бәйгеләренең һәм эстафеталарның барлык этапларын да бик теләп ярыштылар. Приют ишегалдында кыр кухнясы оештырылды, анда тэмле плау пешерелде. Бу уенда дуслык җиңде! Барлык балалар да грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнде.
1 март көнне, Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында,хезмәт буенча инструктор Әгъләмова Л.И. җитәкчелегендә,социаль хезмәт алучылар борыч,томат орлыклары утырттылар.Бакчада ел саен төрле яшелчәләр үстерелә, аннан соң алардан интернатта яшәүчеләр өчен ризыклар әзерлиләр.
Яшәүчеләр учреждениенең территориясен матурлауда актив катнашалар,шул ук вакытта алар хезмәт күнекмәләрен торгызу, үзләренең иҗади потенциалын күрсәтү мөмкинлеге алалар.
Масленица-күңелле, шау-шулы, яраткан халык бәйрәме. Бу кышны озату һәм язны каршы алу бэйрэме. Безнең приютта Масленицаны бәйрәм итү күркәм традициягә әверелде. Атна буе балалар бу бэйрэмгэ әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар, җитезлеккә һәм тизлеккә ярыштылар. Кышны күңелле һәм дәртле бәйрәм үткәрдек! Без хэзер язны көтәбез!!!
24-нче февраль көнне Югары Утар балалар интернат-йортында «Май чабу» чарасы үткәрелде.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән берлектә барлык ир-атларны бәйрәм белән котладылар.
23-нче февраль көнне Лесхоз бистәсендәге чаңгы трассасында Саба районының хезмәт коллективлары, оешма, предприятие командалары арасында шәхси-команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды.
Иң танылган славян бәйрәме-Масленица, аның традицияләре турында өлкәннәр дә, балалар да белә. Масленица-Россиядә иң шатлыклы һәм күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул якшәмбе көнне Бөек пост алдыннан билгеләп үтелә, ләкин аның алдында атна буе бәйрәм санала. Лесхоз интернат-йортында да Масленица үткәрделәр. Социаль хезмәт алучылар белән коймак пешерделәр. Биюләр һәм такмаклар белән чәй эчтек.