ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2023 ел
чәршәмбе

 11 гыйнвар көнне Лесхоз  өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында,хезмәт буенча инструктор җитәкчелегендә, аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән берлектә социаль-тернәкләндерү технологиясе үткәрелде.

Максатлары: вак кул моторикасын, күз күремен һәм күзаллауны үстерү.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

9
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

    4 гыйнварда балалар белән кошлар өчен җимлекләр ясарга булдык. Ә без аларны Кыш Бабайдан алган бүләк тартмаларыннан ясадык.  Кыш аенда  кошларга ризык табу бик авыр.  Шуңа күрә без аларга булышабыз. Балалар зур тырышлык белән җимлекләр ясадылар. Җимлекләр бик матур килеп чыкты.

Тэги: ОСЗ Тургай

8
гыйнвар, 2023 ел
якшәмбе

8 гыйнварда интернатта  яшәүчеләр  белән Лесхоз бистәсе буйлап виртуаль экскурсия үткәрелде . Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр бу кышкы салкын бәйрәмнәрдә үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куймыйча  гына экскурсиядә  булдылар. Виртуаль экскурсия ул - гомуми үсеш өчен искиткеч чара. Интернатта  яшәүчеләр Лесхоз  бистәсенең матур табигатенә  генә  сокланып  калмыйча, Лесхоз бистәсендәге барлык истәлекле урыннарны да күрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Раштуа һәм Яңа ел-барлык кешеләр өчен иң көтелгән һәм шатлыклы бәйрәмнәр. 7 гыйнварда шушы  якты,  матур бәйрәм уңаеннан интернатта  яшәүчеләр арасында «Күңелле стартлар» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы узды. Яшәүчеләр җитезлектә, координациядә һәм тизлектә көч сынаштылар. Тамашачылар да читтә калмады, алар командаларга көч  биреп  утырдылар. Оттыручылар булмады. Ә катнашучылар өчен иң әйбәт бүләк-яхшы кәеф, күңел күтәренкелеге һәм уңай кичерешләр булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Табигатьтә  кыш  хөкем сөрә. Көннәр  суык  тора. Ә  безнең  интернатыбызда якты һәм җылы.

6 гыйнвар  көнне интернатта социаль хезмәт алучылар  «Кыш» темасына рәсемнәр ясадылар. Бу  мавыктыргыч  шөгыль барлык  катнашучыларга  да  ошады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Тиздщн  -Раштуа  бәйрәме. Безнен   интернатыбызда  яшәүчеләребезнең  күбесе  бу  бәйрәмне  түземсезлек  белән  көтәләр.Шушы  унайдан   интернатыбызның  тәрбиячесе  җитәкчелегендә

 " Раштуадан суга чумдырылуга кадәр " темасына әңгәмә һәм "Кар табышмаклары " дигән  конкурс үткәрелде. Социаль  хезмәт  алучыларның  күнеленә  бу чаралар  бик  хуш  килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

4 гыйнварда Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәт алучылары дәвалау-хезмәт тернәкләндерү дәресләре кысаларында, бергәләп кар чистартырга чыктылар. Юллар һәм сукмаклар чистартылды. Эш бик тырышып башкарылды, хезмәтнең нәтиҗәсе   күренде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

3 гыйнварда Лесхоз интернат-йорты белгечләре җитәкчелегендә библиотерапия буенча чара уздырылды. Төрле повестьлар һәм хикәяләр укылды.Таныш  хикәяләрне,  аларның  авторларын  искә  төшерделәр. Бу  чара  бик  җанлы һәм  кызык алып  барылды. Һәр  канашучы  бу  чарага  үзенең  өлешен  кертте. Соңыннан һөнәрчелек буенча мастер-класс үткәрделде. Бу  чарада  да   социаль хезмәт  алучылар  бик  актив  катнашты

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

1 гыйнварда Лесхоз интернат-йортында директор урынбасары җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә «Бочче» уены буенча ярышлар узды. Ярышта  катнашучылар  очен  «Бочче»  уены  -таныш  уен.  Алар  бу  уенны  бик  яраталар. Район  буенча  уздырыла  торган  ярышларда  да  «Бочче» уеннарында  катнашып  киләләр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International