21 декабрьдә балалар йортында тәрбияләнүчеләр Арча районында, кечкенә Кырлай авылында урнашкан «Габдулла Тукай дәүләт әдәби - мемориаль музей комплексында» булдылар.
Балалар йортының җирлекләре әкияти һәм тылсымлы илгә әверелде, анда яраткан әкият геройлары яши кебек. Кар фигуралары һәркемнең кәефен күтәрә.
Яңа ел фотозонасын бизәү-фотода яңа ел очрашуының иң истәлекле, иң кызыклы мизгелләрен төшерү өчен менә дигән мөмкинлек. Әлбәттә, алдан әзерләнмичә генә фотога яки видеога төшереп булыр иде, әмма матур җиһазландырылган фонда видео да һәм фото да яхшырак килеп чыга.
Хәтердә бәйрәмнең әкияти атмосферасын саклап калу өчен Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат - йортында, хезмәткәрләр үз куллары белән кул астында булган әйберләрдән яңа ел фотозонасын әзерләделәр.
17 декабрьдә безнең приютка РОО вәкилләре, Саба якташлары" килде.Остазлар мастер-класс барышында балаларны кул астындагы материаллардан яңа ел уенчыклары ясарга өйрәттелэр.Балалар үз куллары белән «Тылсымлы ай» ясадылар. Мастер-класс тәмамлангач, кунаклар барлык егет-кызларга төрле төстәге рюкзакларда Яңа ел бүләкләре тапшырдылар.
14 нче декабрьдә «Әкият» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре һәм коллектив безгә хәйрия концерты белән килде.
9 нчы декабрь көнне тәрбияләнүчеләр сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булганнарның XV «Кулны кулга тотыныйк, дуслар!» дип исемләнгән ачык иҗат фестивалендә катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында безнең балалар йортына «Тулган ай» фольклор ансамбле һәм Шәмәрдән авыл китапханәсе хезмәткәрләре килде.