Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре «Кабак бәйрәме-2024» иҗат фестивалендә катнаштылар.
Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле тәмле әйберләр әзерләнде. Ашамлыкларның иң мөһиме «Кабактан Бәлеш» иде.
Шулай ук фотозона оештырылды, анда кунаклар истәлеккә фотосурәтләр ясый алдылар. Безнең оешма иң матур фотозона өчен өченче дәрәҗә дипломы алды.
Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Аргамак" картодромында «Милләтләр кроссы – 2024» спорт чарасы узды. Ярышларда директор Н.И. Дәүләтшин җитәкчелегендә Саба муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре актив катнашты.
Бүген Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Байлар Сабасы гимназиясендә оештырылган иң текә «Беренчеләр» ярминкәсендә катнаштылар.
Бүген Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре Байлар Сабасы гимназиясендә оештырылган иң текә «Беренчеләр» ярминкәсендә катнаштылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
16 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, Саба үзәк хастаханәсенең Лесхоз амбулаториясеннән табиб Хәеров Мөнир Солтанбәк улы күзәтчелегендә, хастаханә хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны совигрипп вакцинасы белән иммунизацияләделәр. Процедура алдыннан һәр кеше табиб тикшерүе үтте.
Бу вакцинация грипптан профилактика максатыннан үткәрелде. Вакцинациядән сон , социаль хезмәт алучыларда бернинди тискәре нәтиҗәләр дә ачыкланмады.
17 сентябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә, көзге урманга экскурсия оештырылды.
14 сентябрьдә безнең приют Минзәлә шәһәрендә узган республикакүләм Гаилә сыр фестивалендә катнашты. Фестивальнең оештыручысы - "АК БАРС СОЗИДАНИЕ" Хәйрия фонды, ул берничә ел дәвамында социаль учреждениеләр белән проектларны гамәлгә ашыра. Фонд һәм аның директоры Әлфия Фуатовна Вәлиева ярдәмендә без агач эшкәртү, “Агач магиясе, " - ясалма ротангтан эшләнмәләр үрү, “Үрү могҗизалары "проектларын тормышка ашыра алдык. Нәкъ менә шушы проектларны безнең приют фестивальдә лаеклы тәкъдим итте. Тәрбияләнүчеләребез үз куллары белән эшләнгән эшләнмәләрне: ротангтан кәрзиннәр һәм кашпо, агачтан сувенирлар тәкъдим иттеләр. Балалар шулай ук кашпо, татар милли баш киеме-түбәтәй, татар тәсбихләре ясау буенча мастер - класслар күрсәттеләр, кунакларны агачтан әкиятләр ясарга өйрәттеләр. Чараның мәртәбәле кунагы - ТР МТЗ һәм СЗ министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева иде, ул күргәзмәләр һәм мастер-класслар белән барлык мәйданчыкларда булды. Безнең тәрбияләнүчеләр өчен бу фестиваль истә калырлык бәйрәм генә түгел, ә файдалы чарага да әверелде, алар анда үз эшләрен күрсәттеләр һәм барлык кунакларны да әлеге эшләнмәләрне ясарга өйрәттеләр.