Нәүрүз бәйрәме уңаеннан 21 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче һәм шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән спорт элементлары белән бәйрәм үткәрелде. Ике командадан торган социаль хезмәтләр алучылар чыдамлылык, тизлек, зирәклек буенча үзара ярыштылар.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Тәлгат Нәҗмиев исемендәге Шәмәрдән китапханәнсенең уку залында әдәби сәгать узды.
Яз җитү белән Лесхоз интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар гадәттәгечә үсентеләр утырта башлыйлар. Башлыча помидор, борыч, чәчәкләр утырталар. Социаль хезмәтләр алучылар үсентеләрне карыйлар һәм үз бурычларын беләләр. Кемдер су сибә, ә кемдер төпләрен йомшарта. Һәркем үзенең өлешен кертә.
17 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәтләр алучылар белән төймә терапиясе үткәрелде. Максатлары: төймә терапиясе аша өлкәннәрнең һәм инвалидларның физик һәм психоэмоциональ халәтен яхшыртуга ярдәм итү.
12 март көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.
8 мартта "Тургай" приютында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Дөньядагы иң гүзәл"исемле бәйрәм концерты булды. Якты, эмоциональ, иҗади номерлар барлык катнашучыларга бик күп күңелле һәм уңай эмоцияләр бүләк итте. Барлык хатын-кызларны 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз! Тормыш күп бәхетле мизгелләр, шатлыклы минутлар, күңелле тәэсирләр бүләк итсен, балаларның уңышлары гел сөендерсен!
10 нчы март көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә спорт булмәсендә физик культура сәгатьләре дәвам итте. Бу юлы
чарада массаж туплары һәм гимнастика таяклары кулланылды.