ЯҢАЛЫКЛАР


13
декабрь, 2024 ел
җомга

 13 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында  Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары алдында «Березняк авылы Х. В. Ваһапов исемендәге төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары һәм укытучылары концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

12
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе
12 декабрьдә Россиядә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бәйрәм уңаеннан Югары Утар балалар интернат-йортында "Конституция-тормышның төп законы"дигән танып-белү чарасы узды. Презентацияне барышында тәрбияләнүчеләр Ватан символикасы һәм аларның әһәмияте, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары Утар балалар интернат-йорты

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара. 


11
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

11 декабрьдә Лесхоз интернат   йортында шәфкать туташы җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән «ВИЧ профилактикасы " темасына лекция үткәрелде.

 Максатлары: социаль хезмәтләр алучыларны барлыкка килү тарихы, симптомнары һәм диагностикасы белән таныштыру.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

10
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

8 декабрьдә безнең «Тургай» приютында продюсер Җәүдәт Гыйльманов җитәкчелегендә  «Май» төркеме концерты булды. Балаларыбыз татар һәм рус телләрендә башкарылган җырларны сокланып тыңладылар. Тәрбияләнүчеләр чын күңелдән җырчыларга уңай хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алган концертлары өчен рәхмәт белдерделәр.

Тэги: ОСЗ Тургай

Инвалидлар Декадасы кысаларында Саба районы "Балкыш" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Пластилинография» программасы буенча "Агачтагы кызылтүшләр" темасына мастер-класс үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

           Бүген инвалидлар декадасы кысаларында Олы Кибәче мәктәбе укучылары һәм укытучылары Лесхоз интернат-йортына бик матур концерт программасы белән килделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

9
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

09 декабрьдә Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Сугыш вакытындагы җылы хатлар!" темасына батырлык дәресе үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

 Акция барышында өлкән буын кешеләре Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы Россия армиясе хәрбиләренә хатлар язды. Алар үзләренең Юлламаларында батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен рәхмәт белдерделәр, солдатларга нык сәламәтлек һәм тизрәк өйләренә кайтуларын теләделәр. Хатлар һәм открыткалар Ватанны саклаучыларның йөрәкләрен җылыту өчен махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелде.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

Инвалидлар декадасы кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдәге бүлекчәсе социаль хезмәткәре Габдрахманова Л.А. Түбән Шытсу авыл клубының авыл клубы вәкилләре белән бергә инвалидларның өйләрендә иҗади концерт белән булдылар, кечкенә бүләкләр тапшырдылар һәм кәефләрен күтәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге ОСЗ Саба районы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International