21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, интернатның ир-ат социаль хезмәтләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.
Лесхоз интернат-йортында концерт
20 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көнен» бәйрәм итү уңаеннан - Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән килделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
19 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Кунелле стартлар” булып үтте.
1 февральдән 14 февральгә кадәр Саба районы китапханәсе оештырган «Утлы еллар кайтавазы» әдәби марафоны старт алды. Әлеге марафонда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты социаль хезмәтләре алучылары да катнашты.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Лесхоз мәдәният йортында «Оста куллар» түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды. Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары «Оста куллар» түгәрәгендә катнаштылар.
Безнең интернат осталары энә савыты тегәргә керештеләр. Матур тукыма сайладылар һәм киләсе дәрестә эшләү өчен өлгеләр әзерләделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.