Сталинград сугышы — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында иң зур сугышларның берсе. Ул 1942 елның 17 июлендә башланып, 1943 елның 2 февралендә тәмамлана. Сугыш хәрәкәтләренең характеры буенча Сталинград сугышы ике чорга бүленә: 1942 елның 17 июленнән 18 ноябренә кадәр дәвам иткән, максаты Сталинград шәһәрен (1961 елдан — Волгоград) саклау булган оборона чоры һәм 1942 елның 19 ноябрендә башланган һәм 1943 елның 2 февралендә Сталинград юнәлешендә хәрәкәт иткән немец-фашист гаскәрләре төркемен тар-мар итү белән тәмамланган һөҗүм чоры.
5 гыйнвар көнне әлеге истәлекле дата кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә документаль фильм карау үткәрелде.
4 февраль көнне Лесхоз бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Чаңгы юлы-2025" узды. Интернатыбыздан активистларыбыз Заһидуллин Рөстәм Ибраһимович һәм Ермалаева Светлана Ивановна катнаштылар, алар призлы урыннар алдылар.Ярышларда катнашучылар күрсәткән нәтиҗәләр ГТО нормалары таләпләрен үтәү буларак кабул ителде.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.
29 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар пластилиннан рәсемнәр ясадылар. Максаты: кулларның вак моторикасын һәм күз күремен яхшырту.
27 гыйнварда Россиядә ике истәлекле дата билгеләп үтелә - Ленинград шәһәре блокадасын бетерү көне һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне.
81 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинград блокадасын тулысынча бетерәләр. Россия халкы өчен бу хәрби дан көне аерым әһәмияткә ия.
27 гыйнвар - Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне. 1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Гитлерның иң зур концлагеры Аушвицны азат итә.
Лесхоз интернат-йортында Ленинград блокадасын бетерү көненә һәм Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар оештырылды. Социаль хезмәтләр алучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, Ленинград блокадасы турында сөйләделәр. Туган җиребезне саклаучылар истәлеген аерым рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез. СВО да катнашучыларга түбәнчелек белән баш иябез. Ватанны саклаучыларның батырлыгы кешеләр йөрәгендә мәңге яшәсен!
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.
Библиотерапия
Тынычландыра торган дарулар урынына китаплар, стресс һәм депрессия вакытында төп рецепт буларак уку тора. Библиотерапия яки китаплар ярдәмендә дәвалау-кешеләрнең эмоциональ халәтен психологик коррекцияләүнең уникаль юнәлеше.
22 январь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә библиотерапия үткәрелде.