20 гыйнварда Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү тармагының 2024 елга эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча хисап киңәшмәсе оештырылды. 2024 ел йомгаклары буенча фикер алышынды һәм 2025 елга бурычлар куелды.
15-17 гыйнвар көннәрендә Чуваш Республикасының Чебоксар шәһәрендә «Интеллектуаль тайпылышлары булган затлар спорты буенча Идел буе федераль округы чемпионаты (дисциплина - өстәл теннисы) " узды.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.
15 гыйнвар көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә хезмәт терапиясе үткәрелде. Социаль хезмәтләр алучылар фетрдан чәч өчен резинка ясадылар.
Иске Яңа ел-13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Беренче гыйнвар кебек үк ул Яңа ел башлануын билгели, ә «Иске» сүзе очраклы түгел. Бу хәзерге ел санавына — григориан календаренә урын биргән, Юлиан календаренә турыдан-туры барып тоташа. Шулай итеп, Иске Яңа ел ул иске стиль буенча килә торган яңа ел. Аның тагын бер исеме — православие яки ородоксаль Яңа ел.
Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче «Галәм» гимназиясе укучылары Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларына котлау открыткалары һәм күчтәнәчләр җибәрделәр. Бабайлар һәм әбиләр алган бүләкләрдән һәм хис-кичерешләрдән канәгать калдылар.