Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәрелеп бара.
Россия диңгез пехотасы көне-Ватан Кораллы Көчләре календаре буенча мөһим дата. Бәйрәм ел саен 27 ноябрьдә билгеләп үтелә, һәм бу көн РФ Кораллы көчләренең иң элиталы һәм батыр частена багышлана. Диңгез пехотасы-дәһшәтле корал гына түгел,ә батырлык, ныклык һәм үз эшенә тугрылык символы да.
Бу көн уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә мәгълүмати сәгате үткәрелде.
26 ноябрь көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучыларын тәм-томнар белән чәй эчертү оештырылды. Күңелле әңгәмәләр алып бардык, яшьлекне искә төшердек.
Календарьда матур һәм якты бәйрәм бар, һәм шуларның берсе ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм әниләргә багышлана, шуңа күрә "Әниләр көне"дип атала да. 22 ноябрь көнне безнең приютта "Минем Әнием "дигән күңелне нечкәртә торган һәм шул ук вакытта шатлыклы чара узды. Бәйрәмдә тәрбияләнүчеләрнең әниләре дә катнашты. Балалар җырлар җырладылар, биеделәр, матур шигырьләр сөйләделәр, әниләре белән төрле бәйгеләрдә катнаштылар. Тәрбияләнүчеләребез башкаруында Әни турында шигырьләр һәм җырлар аеруча дулкынландыргыч яңгырады. Чара тәмамлангач, балалар үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.
"Әниләр Көне"бәйрәме,
Әлеге искиткеч бәйрәм алдыннан «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә 2024 ел Гаилә елына багышланган «Әни, бу сүздә күпме...» Ана көненә багышланган балигъ булмаган балалар арасында зона рәсем конкурсы узды.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Әниләр көнен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм беркемне дә битараф калдыра алмый, чөнки нәкъ менә шушы көнне без әниләребезне, аларның мәхәббәтен, игелеген, назын һәм кайгыртуын искә алабыз.
Безнең приютта махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре белән очрашу атналыгы уза.Шул уңайдан 21 ноябрьдә безнең "Тургай" приютында махсус хәрби операциядә катнашучы Шакировлар гаиләсе катнашында " Махсус хәрби операциядә катнашучылар-безнең заман геройлары" исемле уен - викторина узды. Чараның беренче өлеше уен-викторина кебек узды, анда балалар һәм кунаклар сорауларга җавап бирделәр. Ә икенче өлештә сүзне кунакларга бирдек. Туганнары сөйләгәннәрдән балалар Ватаныбызны саклаучыларның,без заман геройлары дип атаган кешеләрнең, батырлыклары турында белделәр. Чара барышында авылдашларыбыз - Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучылары турында презентация күрсәтелде. Чара азагында балалар шигырьләр укыдылар һәм солдат туганнарына үз куллары белән ясаган бүләкләр бүләк иттеләр.
2013 елдан башлап, 20 ноябрьдә, ел саен Россия Федерациясендә "Бөтендөнья балалар көне"нә багышланган Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. "Тургай" приютында балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Котдусова Миләүшә Илдар кызы һәм участок полиция хезмәткәре Сәхабиев Алмаз Альберт улы белән "Мошенниклык, балигъ булмаганнар арасында хокук бозулар"исеме астында очрашу узды. Балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелекне кисәтү - профилактика эшенең мөһим аспекты булып тора. Әңгәмәдә балигъ булмаганнарның җинаять һәм хокук бозулар кылган өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы мәсьәләләр яктыртылды. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.