Бүген Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионатның республика этабында «Абилимпикс» 2024 «Сабын ясау» компетенциясендә катнашты.
27 апрельдә бөтен ил буенча "Бөтенроссия буенча өмә» игълан ителде. Өмә-әйләнә-тирә мохит турында кайгырту, файдалы эш эшләү һәм территорияне төзекләндерүгә өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек. Өмәләрдә катнашу күптән инде яхшы һәм файдалы традициягә әверелде. Ул кешеләрне берләштерә, уртак һәм кирәкле эш башкарырга - мөмкинлек бирә.
2024 елның 26 апрелендә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулды. Шагыйрьнең туган көнендә безнең яшь тәрбияләнүчеләребез бөек шагыйрьнең тормыш юлын өйрәнделәр, аның әсәрләрен сәхнәләштерделәр, чөнки алар безне матурлыкка, игелеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыралар.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар "Теремок" түгәрәгендә Габдулла Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар әзерләделәр. Һәр бала яшь артист буларак ачыла һәм бөтен җаны белән үз ролен уйный.
26 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында күренекле татар шагыйре, язучы Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган концерт узды. Бу уңайдан Олы Кукмара авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Сәйлән " татар халык җыр һәм бию ансамбле тарафыннан концерт оештырылды.