Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
26 февраль көнне Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары Лесхоз мәдәният йорты оештырган чарада катнаштылар. Алар «Зарарлы гадәтләр һәм аларның кеше сәламәтлегенә йогынтысы» дигән темага лекция тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
25нче февраль көнне, Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән скандинавия йөреше чарасы уздырылды.
Скандинавия йөреше йөрәк кан тамырлары авыруларына ( йөрәк өянәге, инсульт, кан басымы проблемалары) профилактика чарасы булып тора. Бу спорт төре организмны кислород белән ныграк баетырга ярдәм итә. Саф һава иммунитетны һәм йөрәк, кан тамырлары системасын ныгыта.
Безнең яшьләр - Тургай волонтерлары " изге эшләрен дәвам итәләр. Шул уңайдан без, 20 февральдә "Мәрхәмәтле йөрәк" акциясе кысаларында «Гаилә бергә"дип исемләнгән ХФ ярдәме белән «Йорттан еракта булган йорт» дип аталган кунакханәдә булдык. Бу йортта балалар әти-әниләре белән яши һәм авырудан соң химиотерапия һәм тернәкләндерү уза. Хәйрияче Юрий Викторович Золотарев ярдәме белән без тәрбияләнүчеләр белән сувенир сабын һәм беләзек-амулетлар ясау буенча мастер - класслар оештырдык. Мастер-класслар узганнан соң барлык катнашучыларга истәлеккә искиткеч йомшак уенчыклар тапшырылды. “Гаилә бергә " дип исемләнгән хәйрия фонды директоры, Юлия Марковага волонтерлык эшчәнлегебезне оештыру мөмкинлеге биргәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар һәм чәчәк ату телибез. Шулай ук хәйрияче Юрий Викторович Золотаревка чараны оештыруда ярдәм иткәне һәм приютның “Игелекле йөрәк".акциясендә катнашканы өчен рәхмәт сүзләре белдерәбез
2025 елның 23 февралендә балалар йортында тәрбиячеләр җитәкчелегендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены оештырылды. Бу чара балаларда үз иле өчен горурлык хисе һәм аны яклаучыларга хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән актив патриотик тәрбия үрнәге булды.
21 февральдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, интернатның ир-ат социаль хезмәтләр алучыларын бәйрәм белән котладылар.
Лесхоз интернат-йортында концерт
20 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 23 февраль - «Ватанны саклаучылар көнен» бәйрәм итү уңаеннан - Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта мәктәбе укучылары концерт программасы белән килделәр.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә психолог җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен ароматерапия һәм музыкотерапия элементлары белән релаксацион дәресләр үткәрелә.
19 февраль көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йортында социаль хезмәтләр алучылар белән “Кунелле стартлар” булып үтте.