ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2024 ел
җомга
19 нчы апрельда тәрбияче Аскарова М.С. җитәкчелегендә безнең балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен «Халыкара умырзая көне» темасына әңгәмә үткәрелде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

    Бүген 17 апрельдә "Тургай" приютында Саба муниципаль районы "Беренче хәрәкәт" кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән очрашу узды. Ул балаларны яңа оешманың эш юнәлешләре, планнары һәм максатлары белән таныштырды.  Безнең балалар бик кызыксындылар һәм алга таба "Беренчеләр хәрәкәте" сафларына керергә карар кабул иттеләр.

Тэги: ОСЗ Тургай

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә, ЛФК инструкторы тарафыннан социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре һәм иртәнге гимнастика үткәрелә.


17
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

 17 апрельдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль реабилитация буенча белгеч җитәкчелегендә «Хәтер терапиясе» технологиясе узды. Социаль хезмәтләр алучылар белән аларның яшьлек еллары һәм тормышларында булган вакыйгаларны искә төшерделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

12
апрель, 2024 ел
җомга

   Изге Рамазан аенда безнең приютта ифтар узды, аны безнең хәйриячеләр һәм приют коллективы оештырды.

Тэги: ОСЗ Тургай

11
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре һәм контроль-инспекция бүлеге консультанты Фәрхуллин Рөстәм Рәис улы белән очрашу булды.

 9 апрельдә Чувашия башкаласы Чебоксар шәһәрендә интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында өстәл теннисы буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Лесхоз интернат йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей бу чемпионатта уңышлы катнашты һәм призлы урыннар алды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

  4 апрельдә безнең приютта мастер-класслар үтте, анда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия  Нургаяновна  һәм анын 8 сыйныфта укучы кызы Ландыш катнашты.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Л. Н.һәм аның туганнары 6 апрельдә тәрбияләнүчеләребез һәм авылдашларыбыз өчен зур Ифтар оештырдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International