ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2024 ел
сишәмбе

  4 апрельдә безнең приютта мастер-класслар үтте, анда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Лилия  Нургаяновна  һәм анын 8 сыйныфта укучы кызы Ландыш катнашты.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

   Мөселманнар өчен изге Рамазан аенда Саба муниципаль районы халыкны социаль яклау башлыгы Гайнетдинова Л. Н.һәм аның туганнары 6 апрельдә тәрбияләнүчеләребез һәм авылдашларыбыз өчен зур Ифтар оештырдылар.

Тэги: ОСЗ Тургай
Ураза бәйрәме алдыннан «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә Хәйрияче ифтары уздырылды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

5
апрель, 2024 ел
җомга
Табигать әкренләп уяна, безне яшел буяулар белән сөендерә һәм без аңа җавап кайтара алабыз. 4 апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре 1 нче апрельдән 31 нче майга кадәр Татарстан Республикасында башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында учреждение территориясендә кар тарату буенча эшләр үткәрделәр.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты
1 нче апрель көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә «Күңел ачу һәм көлү көне» темасына күңел ачу чарасы уздырылды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

4
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә  ЛФК инструкторы  тарафыннан “Скандинавия  йөреше” технологиясе нигезендә социаль хезмәт алучыларга физик күнегү дәресләре үткәрелә.


3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

3 нче  апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм  инвалидлар өчен интернат йортында вак моториканы яхшырту буенча индивидуаль күнекмәләр үткәрелде.

Бу күнекмәләр хәрәкәт координацияләрен үстерүгә ярдәм итә, сенсомотор активлыкны яхшырта, буыннарның сыгылмалылыгын һәм хәрәкәтчәнлеген арттыра.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

  Безнең мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчебез Алиева Руфина республика иҗат эшләре конкурсында икенче урынны алды.

Тэги: ОСЗ Тургай

Безнең тәрбияләнүче балалар Икшермә кадет мәктәбен тәмамлаучы, Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы Кирилл Александрович белән очраштылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

1
апрель, 2024 ел
дүшәмбе
85 яшьлек юбилей-һәр кеше өчен мөһим булган уникаль бәйрәм. Сиксән биш ел яшь кенә түгел, бу тормышның лаеклы өлешенә горурлык өчен сәбәп. Бүген 1нче апрельдә «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Гәрәев Имаметдин Гәрәй улы үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International