Инвалидлар декадасы кысаларында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре гомуми тәрбия күнекмәләренә, озак вакытлы тәрбиягә һәм нәтиҗәле коммуникациягә мохтаҗ гражданнарны, тәрбия мәктәбендә торак урыннарда имин һәм уңайлы мохит булдыру алымнарына өйрәттеләр.
6 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат – йортының социаль хезмәтләр алучылары Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Безнең интернат карамагындагылар «Тормыш шатлыгы» дигән мастер-класста катнаштылар.
05 декабрьдә Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. Россиядә Халыкара волонтерлар көненә багышланган «Һәр йөрәктә яхшылык бар» дигән темага чара үткәрде.
Инвалидлар декадасы кысаларында "Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" технологиясе буенча "авыруларны карау чараларының һәм предметларының роле һәм әһәмияте" темасына дәрес үткәрделәр. Реабилитацияләүнең техник чараларын куллану".
Туганлык тәрбиясе мәктәбе кысаларында өйдә хезмәт күрсәтү бүлегенең шәфкать туташы Мәүләвиева Г.Т өй шартларында каты авырулы туганнарны тәрбияләүче туганнарына индивидуаль дәресләр үткәреп адреслы ярдәм күрсәтте. Дәресләрдә аз хәрәкәтләнүче гражданнарның имин хәрәкәт итү ысуллары күрсәтелә, яткан урыннарны профилактикалау һәм яткан авыруларның гомуми гигиенасы буенча киңәшләр бирелә.
Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде.
4 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән берлектә викторина үткәрделәр.
3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә, кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"
Лесхоз интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.
3 декабрь көнне социаль хезмәтләр алучылар алдында концерт программасы белән Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.
Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре, Яшьләр һәм спорт булеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры үткәрделәр.