24 июнь көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.
22 июнь-илебездә кайгылы дата. Бу көнне кешелек тарихындагы иң куркыныч сугыш башланды. Бу көн безгә сугышларда һәлак булганнарны, фашистлар әсирлегендә җәфаланганнарны, тылда ачлыктан һәм мохтаҗлыктан үлгәннәрне искә төшерә. Без үз тормышлары бәрабәренә изге бурычларын үтәгән, шул авыр елларда Ватаныбызны саклаган һәркем өчен кайгырабыз. Хәтер һәм кайгы көнендә россиялеләр "Хәтер шәме"акциясен үткәрәләр. Бөтен ил буенча хәтер утлары, Җиңүнең якты көненә кадәр яшәмәгән кешеләр өчен кайгы утлары кабызылачак. "Тургай" приютында тәрбияләнүчеләребез дә әлеге Бөтенхалык акциясенә кушылды.
Ел саен Россия Федерациясендә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында төрле номинацияләр буенча һөнәри осталык конкурсы үткәрелә. Конкурсның башлангыч этабында барлык конкурсантларның Республикакүләм сайлап алу этабы уза. Безнең приют бу чарада "Стационар формада социаль хезмәтләр күрсәтүче иң яхшы оешма" номинациясе буенча актив катнашты. Үз проектыбызда без тәрбияләнүчеләребез белән эшләүдә кулланыла торган технологияләрне, һөнәри юнәлеш бирү эшен һәм приютның инновацион проектларын күрсәттек.Конкурс нәтиҗәләре буенча без Татарстан Республикасы күләмендә 2 урын дипломга лаек булдык.
20 июнь көнне Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында “Без наркотикларга каршы” дигән лекция-әңгәмә уздырылды. Лекция-әңгәмәне интернатның медицина хезмәткәрләре үткәрде.
26 июнь - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән халыкара көрәш көне. Лекция барышында шәфкать туташлары Хәсбиева Гөлназ һәм Хасанова Раида әлеге проблеманың барлык нечкәлекләре турында сөйләделәр, шулай ук профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында, безнең тәрбияләнүчебез Рубцова Владислава, тәрбияче Дәүләтгәрәева Гөлфина Зофаровна җитәкчелегендә VII Бөтенроссия студентлар фәнни-техник конференциясендә катнашты. Аларның эше 2 дәрәҗә диплом белән бәяләнә һәм конференция докладлары җыентыгында басылып чыга.
16 июньдә Олы Арташ авылында Корбан бәйрәменә багышланган «Гает коймагы» дигән чарасы узды. Безнең тәрбияләнүчеләр әлеге чарага чакырылган иде. Бәйрәмне хәзрәт Илдар Ралиф улы ачты. Балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Батутлар, татлы мамык, попкорн әзерләнгән, шулай ук бәйрәм өстәле дә әзерләнгән иде. Шулай ук бәйрәм кунаклары төрле эстафеталарда һәм викториналарда катнаштылар, истәлекле бүләкләр алдылар.
12 июньдә Россия Федерациясендә илебезнең иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе – Россия көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә «Тургай» приютында бәйрәм чаралары узды: флешмоб, рәсемнәр конкурсы, спорт ярышлары, бәйрәм хөрмәтенә кул эшләре ясалды. "Россия көне" бәйрәменә багышланган чаралар бик күңелле үтте.
13 нче июнь көнне Байлар Сабасында инвалидлар арасында җинел атлетика ярышлары булып узды. Бу ярышта Лесхоз өлкәннәр йортында социаль хезмәт алучы Загидуллин Рөстәм Ибрахим улы һәм Ермолаева Светлана Иван кызы катнаштылар. Нәтиҗәдә икесе дә призлы урыннарга лаек булып, грамоталарга һәм акчалата буләкләргә ия булдылар.