ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

          Бүген 05.09.2024 Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Лесхоз авыл клубы хезмәткәрләре катнашында "Экстремизмга - юк!" дигән акция кысаларында викторина оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

  Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние)  тернәкләндерү үзәгендә көн саен социаль хезмәт алучылар  белән ял сәгатьләрендә куңелле чаралар үткәреп бара.


4
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

4 сентябрь көнне Лесхоз интернат-йортында " Экстремизмга-юк!" декаднигы кысаларында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучыларга видеороликлар күрсәтү оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

3
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

 3 сентябрь көнне Лесхоз интернат-йортында, "Экстремизмга-юк!" декаднигы кысаларында, тәрбияче җитәкчелегендә, социаль хезмәтләр алучылар белән Бесланда һәлак булганнар истәлегенә «Шәмнәр кабызыгыз» акциясе үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ
Белем көне-барлык укучылар, студентлар, аларның ата-аналары, укытучылар, шулай ук укучыларга һәм студентларга хезмәт күрсәтү белән бәйле барлык кешеләр өчен бәйрәм.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

28 августта Яр Чаллы шәһәренең "Каенкай" ял базасында Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен "Робинзон" республика хәрби-патриотик слеты узды. Безнең тәрбияләнүчеләр дә балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне, хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне кисәтүгә юнәлдерелгән чарада катнаштылар. Слет өч этапта узды:

 1 этап-интеллектуаль тур

2 этап-хәрби-спорт полосасы

 3 этап-музыкаль үткел

Төп этаплар арасында командалар"Камаз" автомобиле моделен ясау", "агачтан брелок ясау"," мишки BEARBRICK"," Шәрык көрәшләре "кебек мастер - классларда булдылар. Балаларны "Аква - грим" осталары белән танышу, шулай ук "Лазертаг"та уйнау мөмкинлеге бик сөендерде. Тамашачыларның күңелен гаять зур буйлы мишка - панда кызыксындырды. Хәрби - патриотик уен нәтиҗәләрне игълан итү һәм тантаналы бүләкләү белән тәмамланды.

Барлык этапларны сынатмыйча үтеп, безнең "Патриоты России" командасы мактаулы 2 урынны яулады !!! Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте. Әлеге чара тәрбияләнүчеләр тормышында үзенчәлекле вакыйга булып, тынычлык, бердәмлек һәм дуслык бәйрәменә әверелде.

 

 

 

Тэги: ОСЗ Тургай
29 нчы августта «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә террорчылыкка каршы Бөтенроссия өйрәнүләре кысаларында куркынычсызлык буенча өйрәнүләр узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

 Республика көне - Татарстанда ел саен 30 августта билгеләп үтелә торган бәйрәм. Нәкъ менә шушы көнне 1990 елда Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Советлар Союзы таркалганнан соң республика Россия Федерациясе субъекты буларак яшәвен дәвам итте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстан-минем Ватаным» темасына рәсемнәр конкурсы үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә ,социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде. 


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

 28 август көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында      Татарстан Республикасы Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы                              министр урынбасары Мөбәрәкшин Гадел Рафик улы катнашында Лесхоз интернат-йорты  коллективы белән җыелыш булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International