ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Автоном коммерцияле булмаган «Балкыш»-(Сияние) тернәкләндерү үзәгендә, социаль – юридик хезмәт күрсәтү кысаларында, Саба муниципаль районының Социаль фонды белгечләре килде. 


4
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

 4 декабрь көнне инвалидлар декадасы кысаларында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре  Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучылары белән берлектә викторина үткәрделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

3
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

3 декабрь-махсус көн, бу көнне бөтен дөньяда Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу дата барыбызга да безнең янәшәдә ярдәмгә,  кайгыртучанлыкка мохтаҗ кешеләр яшәвен искә төшерә. "Шәфкатьле булыйк, игелекле булыйк һәм түземле булыйк!"

Лесхоз интернат–йортында да кышның беренче көнендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чаралар декадасы старт алды.

3 декабрь көнне социаль хезмәтләр алучылар алдында концерт программасы белән   Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

2
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы уңаеннан Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе  белгечләре, Яшьләр һәм спорт булеге, ТРның Саба районы иҗтимагый һәм Бөтен Россия инвалидлар жәмгыяте оешмасы белән берлектә Сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатында Саба районының мөмкинлекләре чикле булган балалар очен шашка турниры үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

30
ноябрь, 2024 ел
шимбә

 30 ноябрь көнне Саба хәрби-диңгез флоты ветераннары Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булдылар. Алар социаль хезмәт алучылар белән мавыктыргыч әңгәмә үткәрделәр. Армия сафларында хезмәт итүгә бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Кызыклы тарихлар белән уртаклаштылар. Бүләкләр бирделәр.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

29
ноябрь, 2024 ел
җомга
Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслый. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары Утар балалар интернат-йорты
29 ноябрь көнне безнең балалар интернат-йортында тәрбияләнүче Колегаев Руслан "Балаларыгызны саклагыз» дип исемләнгән шигырь белән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Кулны кулга тотыныйк, дуслар!” XVII ачык иҗат фестивалендә катнашты.
Тэги: ОСЗ ОСЗ МТЗ и СЗ РТ в Сабинском муниципальном районе Югары-Утар балалар интернат-йорты

Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Бу бәйрәм уңаеннан Саба муниципаль районының «Балкыш» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларны әлеге күркәм вакыйга белән котладылар һәм «Минем Татарстаным» темасына иҗади рәсем көне үткәрделәр.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

28 ноябрь көнне Саба районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Нәгыймова М.С. социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көненә багышланган мастер-класс үткәрде.

Тэги: Саба районы «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү узәге Саба шәһәр җирлеге ОСЗ

                        Татарстан Республикасы флагы көне

 Татарстан Республикасы флагы көне ел саен 29 ноябрьдә билгеләп үтелә. Бу көнне 1991 елда ТР Югары Советы республиканың Дәүләт флагын раслады. Бу вакыйга барлык татарстанлылар өчен тирән әһәмияткә ия һәм бердәмлекне, ватанпәрвәрлекне һәм Ватаныбыз өчен горурлыкны символлаштыра. Әлеге вакыйга уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә рәсем конкурсы үткәрелде.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International